Логотип Магариф уку
Цитата:

Лаеклы ялга киткән укытучы ноутбукны үзендә калдыра аламы?

Күпләрне борчыган бер сорауга җавап бирә алмассызмы икән?

Сорау:

Сезгә Арча районы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафин Фәрит Вәдүт улы мөрәҗәгать итә.

 

Күпләрне борчыган бер сорауга җавап бирә алмассызмы икән? Мәктәптә гомерләре буе эшләп, пенсиягә киткән вакытта укытучыларның ноутбукларын алып калалар. Мәсәлән, безнең Арча районында бу шулай. Ә кайбер районнарда, ишетеп белүебезчә, искесен укытучыларның үзләрендә калдырып, яңа ноутбуклар өләштеләр. Укытучылар үз ноутбукларына ияләнгән, язу-сызу эшләрен шунда башкаралар, түләүләрен компьютер аша түлиләр, мәкаләләр язалар. Инде 5–6 ел буе тотылып, тузып бетә язган ул ноутбукларны пенсиягә киткәндә укытучыларның үзләрендә калдырып булмыймы соң? Гомерләрен мәктәптә үткәргән укытучыларга аз булса да матди ярдәм я кечкенә генә бүләк - мәктәпнең бер истәлеге булып калыр иде.

 

Җавап:

 

Ноутбуклар, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов карары буенча, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан сатып алынды һәм мәктәпләргә уку процессында куллану өчен тапшырылды. Укытучыга ноутбук, мәктәп директоры белән килешү нигезендә, мәктәптә эшләү дәверендә куллану өчен бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, укытучы, мәктәптән эштән киткәндә яки лаеклы ялга чыккан очракта, ноутбукны мәктәп директорына кире кайтарырга тиеш.

 

Шул ук вакытта ноутбукларның мәктәпләргә хосусый милеккә бирелгәнлеген дә әйтергә кирәк. Мәктәп администрациясе хосусый милекне, шул исәптән укытучыларга бирелгән ноутбукларны саклау һәм ремонтлау өчен дә җаваплы. Мәктәп лаеклы ялга чыккан укытучыга хосусый милекне Россия Федерациясенең законнарын үтәгән очракта гына тапшыра ала.

 

Ноутбуки были приобретены Министерством информатизации и связи Республики Татарстан по поручению Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова и переданы в школы для использования в учебном процессе. Учитель получает ноутбук от директора школы по договору на время работы в образовательной организации. Таким образом, при увольнении или выходе на заслуженный отдых учитель обязан вернуть ноутбук директору школы.

 

Вместе с тем, в настоящее время ноутбуки переданы в собственность школ, поэтому администрация общеобразовательных организаций несет ответственность за сохранность имущества школы, произведение ремонта оборудования, в том числе ноутбуков учителей. Передача имущества школы пенсионеру может быть осуществлена только при соблюдении действующего законодательства Российской Федерации.

 

Сорауга җавап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегеннән алынды.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ