Логотип Магариф уку
Цитата:

Нинди сумма турында сүз бара?

Хезмәт хакы буенча исәп-хисап карточкаларындагы түбәндәге юлларга ачыклык кертсәгез иде.

Хезмәт хакы буенча исәп-хисап карточкаларындагы түбәндәге юлларга ачыклык кертсәгез иде: “Шул исәптән норматив тулыландыруга җиткерүче сумма ... сум”. Бу сумманы безгә түләргә тиешләрме?

Җавап: Чынлап та исәп-хисап карточкаларында “шул исәптән нормативка тутыру суммасы” дигән юл бар. Эш шунда ки, сыйныфтагы балаларның саныннан чыгып (сыйныфның тулы-тулы булмавына карап), түләү нормативы билгеләнгән. Гадәттә, азкомплектлы авыл мәктәпләрендә балалар саны нормадан түбән. Ә хезмәте өчен укытучыга, балалар санына карамыйча,  тулысынча  түләнә. Мәсәлән, сыйныфында 25 укучы белем алган, атнасына 18 сәгать укыткан укытучының да, 5 укучылы азкомплектлы авыл мәктәбе укытучысынң хезмәт оклады бер үк. Шулай итеп, бюджет укытучының хезмәт окладын киметмичә, бу түләүне субсидияли. Сез күрсәткән юлларда субсидияләгән сумма күрсәтелә дә инде, аны аерым түләү каралмаган.

Фото: © «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ