Логотип Магариф уку
Цитата:

Ремонтка акча җыюдан баш тарта аламмы?

500 сум күләмендә матди ярдәм кертергә тәкъдим ясады.

Ата-аналар җыелышында ата-аналар комитеты рәисе  улым укыган классның линолеумын алыштыру өчен һәр әти-әнигә класс фондына өстәмә рәвештә 500 сум күләмендә  матди ярдәм кертергә тәкъдим ясады.  Мин комитет рәисенең тәкъдимен кире кага аламмы? Кире кага алсам, нәрсә нигезендә?

Г.Әдһәмова, Әгерҗе районы

Җавап: Ата-аналар тарафыннан мәктәпкә ремонт ясауда, җиһазлар алуда яки уку-укыту эшчәнлеген тәэмин итү юнәлешендәге башка максатларда матди ярдәм күрсәтү (яки күрсәтмәү)  — гражданнарның мәҗбүри бурычы түгел, фәкать үз иркендәге гамәл генә. Сез мәктәпнең кайсы да булса хезмәткәренең, шулай ук ата-аналар советы вәкиленең яки идарә итү советының мәктәпкә (яки башка мәгариф учреждениесенә) мәҗбүри рәвештә сезнең тарафтан матди ярдәм күрсәтү тәкъдимен кире кага аласыз. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 582 нче маддәсе нигезендә акчалата ярдәм күрсәтү бары тик ирекле рәвештә генә башкарылырга мөмкин.

 

Бу уңайдан тагын шуны да билгеләп үтү урынлы булыр: җитәкчелек тарафыннан аерым затларны мәгариф учреҗдениесенә «ирекле кертем» ясарга мәҗбүр итү Россия Федерациясе Жинаятьләр кодексының 1996 елның 13 июнендә кабул ителгән 63 нче ФЗның 286 нчы маддәсе нигезендә дәүләт хезмәте башкарган затның законсыз эш итүе, ягъни әлеге хезмәткәр тарафыннан үзенә бирелгән вәкаләтләрне чиктән тыш куллану нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын бозу яки җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон нигезендә якланган ихтыяҗларына каршы килүче гамәл буларак бәяләнә ала, һәм бу законсыз гамәлнең катлаулылыгына карап, закон бозучыга 80 мең сум күләмендә штрафтан алып, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнергә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ