Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь уйлап табучылар конкурсы

«Яшь кулибинчы» конкурсы 2009 елдан бирле даими үткәрелеп килә. «Мәгариф» журналы Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә агымдагы 2016 елда да яшь уйлап табучылар бәйгесен игълан итә.

Мөхәммәт ӘЮПОВ,
Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты
Ринат НУРУЛЛИН,
Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, язучы, жюри рәисе

 

Уйлап табу эшчәнлеге белән шөгыль­ләнүче укучылар һәм аларның җитәкчеләре игътибарына!

 

Конкурс биремнәрен үтәгәндә, безнең таләп-тәкъдимнәргә игътибарлы бул­сагыз иде:
1. Килгән эшләрне компетентлы жюри экспертлары бәяләячәк. Төп таләп – конкурс биремнәренә җаваплар мөстәкыйль язылган һәм күләме ягыннан җыйнак булырга тиеш. Интернеттан алынган һәм чамасыз озын җаваплар уңай бәяләнмәячәк.
2. Бәйге техник иҗатка кагылышлы булуга карамастан, язма иҗатның да интеллектуаль милек булып торуын искә алып, конкурста шундый төрдәге бирем дә тәкъдим ителә: укучылар 12 нче биремдә күрсәтелгән темага инша язарга тиешләр.
3. Узган конкурслардан аермалы буларак, быел катнашучыларга, уйлап табу формуласын төзегән өчен, өстәмә 10 балл билгеләү күз алдында тотылмый. Бәяләү тәртибенә мондый үзгәреш моңарчы үткәрелгән конкурсларда бер тапкыр да өстәмә балларны файдаланучы булмауны искә алып кертелде.
4. Яшь аермасы төрле булуга карамастан, барлык катнашучыларга да бер үк биремнәр тәкъдим ителүгә сезнең фикерләрне белергә телибез. Бу уңайдан катнашучылардан һәм аларның җитәкчеләреннән фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз.
5. Бәйге биремнәренә җавапларны 2016 елның 25 августына кадәр «Мәгариф» журналы редакциясенә юллавыгыз сорала. Конвертка «Конкурс-2016» дип язарга онытмагыз.

 

 

2016 елгы «Яшь кулибинчы» конкурсы биремнәре
1. Өйдән озак вакытка китеп торырга туры килгәндә, гөлләрне сугару өчен җайланма тәкъдим итегез. (4 балл)
2. Балыкны тәңкәләреннән чистарту өчен уйлап табылган электрлаштырылган җайланманы күзаллап тасвирлагыз. (3 балл)
3. Перископны кемнәр уйлап тапканын языгыз. (1 балл)
4. Вал һәм күчәр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Шуны аңлатыгыз. (2 балл)
5. Нитинолны мунчада ни өчен кулланып булуын языгыз. (5 балл)
6. Шигырь язсаң, аңа патент биреләме, юкмы? Җавабыгызны дәлилләгез. (1 балл)
7. Эшләп торган транспортерда комның авырлыгын үлчәү өчен прибор уйлап табыгыз. (12 балл)
8. Тавык йомыркасының күләмен ничек үлчәп булуын аңлатыгыз. (2 балл)
9. Уйлап табуны исбатлый торган «Формула изобретения» нинди өлешләрдән тора? Шуны аңлатып языгыз. (5 балл)
10. Микродулкынлы мичкә урнаштырылган вентиляторның нинди максатта кулланылуын аңлатып языгыз. (2 балл)
11. Утын яру машинасын тәкъдим ите­гез. (3 балл)
12. «Татарларның уйлап табучылыкка керткән өлеше» дигән темага инша языгыз. (10 балл)


Димәк, конкурста барлыгы 50 балл алу мөмкинлеге бар. Җиңүчеләргә диплом, сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ