Логотип Магариф уку
Цитата:

Йорт төзим дип субсидия алырга теләсәң, гаиләдә балаларыңның ишле булуы кирәк. Тик ничәү?

Соңгы вакытта Россия хөкүмәте, Дума депутатлары илдә халыкның санын арттыру ниятеннән нинди генә карар-кануннар уйлап тапмый. Искитмәле! Бигрәк гади халык мәнфәгатен җан-фәрманга кайгыртып йөрүче фант...

Соңгы вакытта Россия хөкүмәте, Дума депутатлары илдә халыкның санын арттыру ниятеннән нинди генә карар-кануннар уйлап тапмый. Искитмәле! Бигрәк гади халык мәнфәгатен җан-фәрманга кайгыртып йөрүче фантазер депутатлар сайлаганбыз икән лә.
Әле ел башыннан 2018 елда беренче балаларын тапкан аналарга ай саен 9 – 10 мең сум күләмендә бала пособиесе бирүне гамәлгә керткән иде алар. Инде әнә Татарстанда гына да 3221 анага шундый пособие билгеләнгән, һәм алар бу пособиене балалары яшь ярымга җиткәнче алып торачаклар әле.
Моннан биш еллап элек гамәлгә кергән икенче бер яхшылыклары өчен дә яшь ата-аналар депутатларыбызга мең-мең рәхмәтле әле. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелүе хакында әйтүем. Әйтик, бер Казанда гына да быел ел азагына кадәр ишле балалы 800 гаиләгә Зур Дәрвишләр, Колсәет бистәләреннән, Лаеш районының Сокуры, Биектау районының Каймар авылларыннан шундый җир кишәрлекләре бүлеп биреләчәк, ди. Җир бирелүе әйбәт анысы. Тик әле бу баш өстеңдә яшәр өчен түбәң булды дигән сүз түгел бит. Ул җир кишәрлеген өскә ябып та, йортлы да булып булмый. Шуңамы әнә туган авылым Олы Мәңгәрдә дә, зурдан кубып, шундый җир кишәрлекләре бирелгән ишле гаиләләрдән бер урам хасил булачак дип, ул урамга исем дә биреп куйганнар иде. Тик анда әлегә кадәр шул каккан казыклардан гайре бернәрсә юк. Арчадагы биш балалы Равил каенишем дә үзләренә бирелгән шул кишәрлегендә әле күпме тырышып-тырмашып та шушы көнгәчә тавык кетәклегедәй генә булса да өй җиткезеп куя алганы юк.
Шуңамы, күп балалы гаиләләрне тораклы итү мәсьәләсе Дума депутатларын да шактый нык борчый икән ләбаса. Шулай булмаса, аларның берише, инде Думада кире кагылуына да карамастан, күп балалы гаиләләрне тораклы итүне күздә тоткан закон проектын эшләүгә теше-тырнаклары белән белән ябышып ятмаслар иде. Әлеге закон проекты хупланса, биш (бу санга аерым игътибар итегез әле, моның да үз «...ские» бар, бу хакта алда сүз булачак әле) һәм аннан да күбрәк балалары булган (шул нисбәттән асрамага алганнарын да кертеп) гаиләләр йорт төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелешле дәүләт субсидиясе ала алачаклар, ди. Тик ул йортны үзләре моңа кадәр биш ел яшәгән төбәктән генә сатып ала яки төзи алачак. Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шерин әлеге закон проектын Дума каравына көзге сессиядә үк тәкъдим итәргә җыена. Моңа кадәр шундый ук проект белән бер талпынып караганнар инде – тик ул депутатлар тарафыннан кире кагылган булган. Бу юлы инде аңа шактый гына төзәтмә-өстәмәләр дә кертеләчәк икән.
Субсидия күләменә килгәндә, ул торак алуга булган хокук нормасыннан чыгып билгеләнәчәк. Кеше башына 15 кв. м исәбеннән һәм шул төбәктәге бер кв. м торакның уртача базар бәясеннән чыгып. Тик әлеге ишле гаиләләр әле кайда яши бит. А.Ширин фикеренчә, торак алуга хокукы булган ишле гаиләнең шәһәр җирендә яшәсә – биш, ә авыл җирендәгеләренең җиде (!) баласы булуы шарт икән. Шундый булганда гына алар торак субсидиясенә дәгъвалык итә ала. Күрәсең, депутатларыбыз авыл җирендәге биш баласы гына булган ишле гаиләләр, шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, балаларын авылның саф һавасын сулатып һәм баш өсләрен әрекмән яфраклары белән генә каплап, тораклы итеп була дип уйлый торганнардыр. Шулай булмаса, шәһәр шартларында яшәүче биш балалы гаиләне авыл җирендәге җиде балалыга тиңләштермәсләр иде.
Әле балаларыңның саны җиде яки биш булу гына җитми, субсидия алырга гариза биргәндә аларның барысының да 18 яшьтән кечерәк, әгәр дә югары уку йортларында укысалар, 23 яшькә кадәр булуы кирәк. Бюджетта яки түләүле бүлектә укыйлармы – анысы мөһим түгел. Тик балаң көндезге бүлектә генә укысын.
Менә шундый катлы-катлы лабиринтларны үтәргә үзегездә көч-җегәр бар дип саныйсыз икән, торак субсидиясен алу марафонына әзер булып торыгыз, күп балалы гаилә башлыклары!
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ