Логотип Магариф уку
Цитата:

Күәм мәктәбе – гөлбакча

Белем көне һәр кеше күңелендә матур, яңалыкка омтылыш көне булып истә калган бәйрәм инде ул. Шуңа да быелгы 1 сентябрь көнендә мәктәбебез балаларның шат авазларыннан, укытучыларның укучыларын күрү шат...

Белем көне һәр кеше күңелендә матур, яңалыкка омтылыш көне булып истә калган бәйрәм инде ул. Шуңа да быелгы 1 сентябрь көнендә мәктәбебез балаларның шат авазларыннан, укытучыларның укучыларын күрү шатлыгыннан, әти-әниләрнең куанычлы сүзләреннән гөр килеп торды.
Бәйрәм зур тантана белән башланып китте. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, хуҗалык рәисләре, район вәкилләре дә чакырылды.
Авылыбызның имам хатыйбы Ленар хәзрәт Ганиев, укучыларга укуларында уңыш теләп, үз фатихасын бирде, бүләкләр тапшырды.
Укучыларыбызга хуҗалык һәм җирле үзидарә рәисләре тарафыннан да бик күп бүләкләр бирелде.

Бу котлау һәм бүләкләрне алып килүчеләргә, укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләргә балалар бәйрәм бүләге итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Укуда, төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән укучылар котлау сүзләренә, грамоталарга лаек булды.
Быелгы уку елында мәктәбебездә 100 укучы белем ала. Шуларның 41 е – башлангыч, 54 е – урта, 8 е – югары сыйныф укучылары. Укучыларыбыз алты авылдан: Дусым, Каенсар, Ислейтар, Әйшияз, Югары Көек, Күәм авылларыннан килеп укый.
Белем һәм тәрбия алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Укучыларыбыз туклыклы, СанПин таләпләренә туры килерлек, җылы азык белән тәэмин ителгән. Спорт белән шөгыльләнү өчен волейбол, хоккей мәйданчыгы, башлангыч сыйныф укучылары өчен балалар мәйданчыгыбыз бар. Тәҗрибә участогыбыз да күпләрнең күз явын алырлык. Мәктәбебез тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.
Быелгы уку елы да мәктәбебез коллективын уңышлары белән күбрәк сөендерергә язсын, укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз сәламәт булып, авырмыйча уку елын тәмамлар дигән теләктә калам.
Гөлнара СӨНГАТОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ