Кәче мөгаллименең «К» хәрефле китабы

Тел гыйлемендә «тавтограмма» дигән төшенчә бар: бу – бер үк төрле хәрефтән башланган сүзләр кулланып төзелгән җөмлә яки кечкенә текст дигән сүз. Күпләребез өчен кызыклы, мавыктыргыч тә файдалы шөгыль ул, чөнки тавтограммалар кешенең тел байлыгын арттыра, сөйләм телен камилләштерә, логик фикерләү сәләтен үстерә, дип саный тел галимнәре.

Тавтограмма төзүгә хәвәс кешеләр шактый халкымда. Әйтик, «Чаян» журналында Ринат Абзалов әледән-әле үзенең тавтограммалары белән сөендереп тора. Мөгаллимнәребез дә бу җәһәттән төшеп калганнардан түгел. Әйтик, «Мәгариф. Татар теле» журналының 2016 елдагы 2 нче санында Кукмара районы Сәрдекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирдәүсә Ганиеваның үз укучылары белән берлектә иҗат иткән, К, С, Б, А хәрефле сүзләрдән генә торган тавтограммаларын күпләрегез хәтерли дә торгандыр әле.

Тик бу юлы сүзебез татарча тавтограммалар төзүдә Гиннесның рекордлар китабына кертергә лаеклы татар мөгаллиме хакында.

Арча районы Кәче төп мәктәбенең физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Хәйрулла улы Зәйнуллин ул! 27 еллык педагогик стажы гына бар. Спортчы үзе. Балаларны шәхси үрнәгендә физик яктан чыныктырып кына калмый, шашка уйнарга да өйрәтә. Иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба: «Арча хәбәрләре» газетасында спортны пропагандалаган язмалары белән еш чыгыш ясый. Инде менә ул тагын яңа яктан ачылды.  Бары тик «К»хәрефеннән генә башланган  сүзләрдән торган «Кәрим коесы» дигән тәүге китабы белән якташларын сөендерде. Дүрт елга сузылган иҗади хезмәте бу аның.  Әсәрдә ХХ гасырның 60 нчы елларыннан алып бүгенге көнгә кадәр Каенсар авылында барган вакыйгалар тасвирлана. Төп геройлар – Кәрим белән Кәримә.

2016 елда Казанда үткәрелгән VIII Бөтенроссия «Илһамлы каләм»   конкурсында «Авторның үз стилен чагылдырган әсәр» номинациясендә бу тексты белән Хәйдәр әфәнде җиңү яулаган иде инде. Ул чакта аның «К» хәрефеннән генә торган әлеге тексты 7800 сүзле генә иде әле. Ә инде әлеге «Кәрим коесы» китабында 17438 сүз! Татар теле никадәр бай тел – бер генә төрле хәрефтән башланган сүзләрдән дә китап язарга була икән бит! Сүзебезне артык озынга сузмыйча, укучыларыбыз игътибарына әлеге китаптан бер өзек тәкъдим итәбез:

«Кәрим киткәч, колхоз көтүен көтәргә Камыр кушаматлы Кыямны көчкә күндерделәр. Көтү Каенсардан кузгалып китте, кире кайтып кермәде. Күрше Карамалының кукуруз, Каргалының карабодай, клевер кырларына качканнар, күрәсең. Көтүне куып карый-карый Кыямның кыяфәте калмаган. Көтүдәгеләрнең кайберләре күбенгәннәр. Кайчандыр Кәримнең кырыс карашыннан, кычкыруыннан курыккан көтү Кыямны көтүче кебек күрмәде. Көтүдәгеләр Кыямнан көлгән кебек качтылар. Качкан көтүне Каенсар кәнсәсендәге кырыклап кеше кичке караңгыга кадәр көчкә кардага кайтарып куйды.   Кәнсә кешеләренең күбесе каралты-кураларына кичен көчкә кайтып керделәр. Кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләрнең кайтышлый күбесеннән капкасы кырыенда Кәрим кычкырып көлеп калды: «Көлке көлә килә. Киләчәктә күбрәк көлкегә калачаксыз!»

 Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: arskmedia.ru

Добавить комментарий