Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съезды

18-20 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездын уздыра. Бүген бу уңайдан конгре...

18-20 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездын уздыра. Бүген бу уңайдан конгресста матбугат конференциясе үтте. Узачак чараның программасы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова таныштырды.
«Милли тәрбия – гаиләдән, хатын-кыздан башлана, – дип ассызыклады «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. – Ә тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, быел эшне балалар бакчаларына сәфәрдән башларга булдык. Бүген 55 % бала – сакау, логопед ярдәменә мохтаҗ, чөнки бармак уеннарын оныттык. Гомумән, милли уеннарны кайтару проблемага әйләнеп бара. Уен гына түгел, миллилек, балаларның сәламәтлеге ныгыр иде».
Программа кысаларында кунаклар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татар кызчыгы - 2019» һәм «Татар малае - 2019» бәйгесенең йомгаклау өлешен дә тамаша кылачак. Сүз уңаеннан, әлеге ярыш күләмле төс алып бара, елдан-ел катнашырга теләк белдерүче балалар саны арта.
19 апрель көнне исә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә пленар утырыш узачак, монда каралачак мөһим темалар арасында милли мәгариф һәм милли тәрбия мәсьәләләре төп урынны алып торачак. Пленар утырыш алдыннан, елдагыча кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшлиячәк.
Миллилекне киң җәмәгатьчелеккә тарату өчен, иң элек үзеңә аның асылына төшенергә, аңларга кирәк. «Журналист хатын-кызларыбызга да изүен капламаган, чәчен җыймаган килеш, татар хатын-кызының нинди булырга тиешлеге турында пропаганда алып баруы читен. Үзебездән башларга кирәк», – дип чакырды Кадрия ханым.
Съездда республика районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 илдән 500 делегат катнашыр дип көтелә.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ