«Кәгазь боткасы»ннан азат итәчәкләр

РФ мәгариф министрлыгында мәктәпләрдәге кәгазь эшен киметүне күздә тоткан закон проекты өстендә эшне тәмамлаганнар. 

Бу көннәрне Калининград шәһәрендә «Мәгариф» милли проекты — һәркем өчен яңа мөмкинлекләр» педагогик форумы үтә. Закон проекты буенча укытучы дүрт документ өчен җаваплы булачак. Бу — предмет буенча  эш программасы, тематик план, электрон журнал һәм электрон дневник.

«Кәгазь боткасы» проблемасын хәл итү — укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе.

Добавить комментарий