«Калфаклы сандугач»лар — 4 нче гимназиядә

Мәркәзебезнең 4нче татар гимназиясендә “Калфаклы сандугач” дип исемләнгән Х төбәкара ачык татар җыры һәм камера-инструменталь музыка фестиваль-бәйгесе быел  “Татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйкованың тууына 113 ел” дигән шигарь белән узды. Аны үткәрүдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Композиторлар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, Киров районының 4нче гимназиясе һәм 24нче балалар музыка мәктәбе күп көч куйды. Конкурста 200гә якын иҗат сөюче мәктәп укучылары һәм яшьләр катнашты. Фестивальнең жюри әгъзалары да татар сәнгатендә якты эз калдырган абруйлы затлар: фестивальнең рәисе, Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артистлары Лидия Әхмәтова, Кирам Сатиев, Маргарита Коварская, Татарстанның атказанган артистлары Ләйлә Мәхмүтова, Филүс Каһировлар…

Бәйгедә катнашырга Татарстанның яшь башкаручылары белән бергә, милләтебезнең күрше Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән талантлы балалары да катнашты. Конкурс иртәнге сәгать тугыздан кичке бишкә кадәр дәвам итте. 4нче гимназиянең һәм күрше 24нче сәнгать мәктәбенең концерт заллары, белем алу кабинетлары җырчы-музыкантларның имтиханга әзерләнү, сынау бирү мәйданнарына әйләнде. Вокал-соло һәм вокал ансамбль номинациясендә катнашкан җырчылар 4нче гимназия-интернатның кече, зур һәм актлар залында, яшь буенча 3 группага: 7-10; 11-14 һәм 15-17 яшьлек төркемнәргә бүленеп чыгыш ясады. Инструменталь-соло һәм инструменталь ансамбльләр 24нче сәнгать мәктәбендә сынау тотты. Һәр төркемгә, осталыкларына карап, 1-3 урыннар бирелде, һәр урынга өчәр җиңүче билгеләнде. Әйтик, вокал-соло номинациясендә 7-10 яшьлекләр төркемендә 38 бала катнашты. Яшь аермасын искә алыптыр инде, һәр урынны өчәр җырчы яулады. Хәтта беренче урынны алучылар да өчәү иде!

Җиңүчеләрне тәкъдим итәр алдыннан сүз гимназия директоры Илхания Вахитова белән Сара Садыйкованың кызы, сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Айдарскаяга бирелде. Башлап Илхания ханым сөйләде.

— Мәктәбебездә Сара Садыйкова исемендәге музей 2004нче елдан бирле эшли, — дип башлады ул сүзен. — Аны Әлфия ханым Айдарская үзе җитәкли. Үзебездә шундый шәхеснең музее эшләгәч, фестивале дә үзебездә булсын дип уйладык. Максатыбыз – милләтебезгә хезмәт итәрдәй, Сара апа Садыйкова исеменә лаек булырдай сәнгать әһелләрен үстерергә булышу.

Илхания ханым сүзләренә 94 яшьлек Әлфия Айдарская кушылды.

— Әнием үз гомерендә 543 җыр язган, 18 спектакльне җыр-музыка белән бизәгән, — дип сөйләп китте Әлфия апа. — Аның җыр яза башлау тарихы Салих ага Сәйдәшев белән турыдын туры бәйләнгән. Әнием “Кандыр буе “ спектаклендә Фәридә ролен башкарган, әмма аның рольдә җыры булмаган. Әниемнең моңа күңеле төшкән һәм шул сәбәпле ул Салих агага җыр язарга мөрәҗәгать иткән. “Эшем бик тыгыз, туктале дустым, син бит Мәскәү консерваториясен тәмамлаган, үзең тырышып кара әле, син булдырырга тиеш аны,” – дигән аңа каршы Салих абый. Әнием шул кичтә спектакльдә башкару өчен Фәридә җырын язган. Салих абый аны бик ошаткан. Менә шуннан әни җыр яза башлаган.

14 яшьлекләр арасында моңлы тавышлары белән Мөслим кызлары Гүзәл Җамалова, Азалия Хафизова күпләгән тамашачыларның күңелен әсир итте. Минем күңелгә аеруча Биектау районының Өнсә авылыннан килгән Рәмис Габделхәев җырлавы хуш килде. Гран-при исә Арча сәнгать мәктәбе укучысы Кәрим Закирҗановка бирелде.

Кичен фестиваль лауреатларын һәм гран-при иясен игълан иткәннән соң, сәхнәгә җиңүчеләрне котларга чыгучыларның берсе, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев бәйгедән бик тә канәгать калуын белдерде.

— Бу иҗат конкурсында күпме моң чишмәләрен таптык. Гомумән, бирегә килгән балаларның һәркайсы моң белән сугарылуын тойдык. Уңышка ирешкәннәр дә, ирешә алмаганнар да җырлаудан туктап калмасыннар иде. Барысы да алда. Моңыбызны югалтмыйк. Моң булганда татар халкы яши. Безнең халык, чишмә салкын сусыз торалмагандай, моңсыз яши алмый. Бу сабыйлар моңның үзе бит. Без аларны саклап үстерергә тиеш,- диде ул. Хак әйтте. Гомумән, фестивальне моң чишмәләре табарлык итеп уздырырга күп көч куелган иде.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий