Карабодай бармы? Булачак!

Берәр зуррак куркыныч яный башласа кибет киштәләреннән ярма, тоз, шикәр юкка чыга. Иң беренче халык карабодайны кырып-себереп алып бетерә. Әлеге ярма чыннан да шундый зур игътибарга лаекмы?

Карабодайны бездәге кебек зур масштабларда дөньяның бер генә илендә дә үстермиләр дә, ашамыйлар да. Чөнки башка культуралар белән чагыштырганда аның уңдырышлылыгы түбән булу сәбәпле үстерү кыйммәткәрәк төшә. Дөрес, карабодайда кеше организмы өчен кирәкле сигез аминокислотаның сигезе дә бар. Шулай ук РР витамины (никотин кислотасы), В төркеме витаминнары, А һәм Е витаминнары, хәтта йод, кальций, магний, фосфор, бакыр, тимер дә бар. Ул шулай ук – диетик ризык булып санала, димәк аны һәркемгә дә ашарга ярый. Составы бай булу аркасында карабодайдан пешерелгән ризык ашаган кеше озак кына тук булып йөри…

Эш сәгате тәмамлангач юл өстендәге гипермаркетка юл тоттым. Дуслар, туганнар арасында берсе-бер азык-төлек кризисы турында сүз кузгатмаса да, кереп ярмалар алып чыгарга булдым. Үзебез өчен түгел, этләребез өчен. Кемнең дүртаяклы, җөнтәс дуслары бар, алар белә: үзеңә булмаса да, этләреңә вакытында аш пешерергә кирәк. Ярма салып.

Телевизор, интернет тукып тора, кибетләрдә бернинди киеренкелек юк дип. Кердем, дөге, карабодай киштәләре буп-буш! Вак-вак капларда ниндидер ярдырылган ярмаларлар аунап ята иде, шуларны җыеп чыктым. «Хәзер күп кешедә паника, кирәксә дә кирәкмәсә дә алалар, ә кибет хезмәткәрләре куеп өлгерә алмый» – дип, үземне тынычландыра-тынычландыра.

Икенче көнне иртә белән, иренмәдем тагын сугылдым әлеге дәү кибеткә. Сәгать сигез дә тулмаган иде. Гипермаркет тәүлек буе эшли, иртәнгә кадәр киштәләрне тутырырга, әлбәттә, вакыт бар. Киштәләр кичтән ничек булса, иртән дә шулай тешсез авыз кебек ыржаеп торалар иде. Бер сугылган-сугылган буш чыгасы килмәде, эштә чәй эчәргә печенье күтәреп, кассага юл тоттым.

– Карабодай белән дөге тапмадым, юкмы әллә? – дип сорыйм кассирдан.

– Сәгать тугызга палет төшерүче килә, ул килмичә алып булмый, – ди, урта яшьләрдәге ханым, бармагы белән икенче катка күрсәтеп. – Кирәк булса, тугыз тулганчы килегез, чөнки анда да күп түгел. Мин сезгә сер итеп кенә әйттем.

Кирәген кирәк тә бит, эшкә юл тотарга да кирәк. Әлеге гипермаркетның мәгълүмат үзәгенә шалтыраткач, бар да штатный режимда эшли, халык кына паникага бирелеп, каплап түгел арбалап алалар, шуңа күрә товарны беткәннән-беткәнгә кибетләргә илтеп җиткерә алмыйбыз, диделәр. Ярый, алай гына булса, кибет юл өстендә генә, шулай сугыла-сугыла бер булмаса бер булыр әле.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий