«Объективта — әни» күргәзмәсе

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Әниләр көненә багышланган фотокүргәзмә эшли башлады. 

«Объективта — әни» фотокүргәзмәсе — «Сөембикә» журналы проекты. Редакция әниләр арасында фотосурәтләр бәйгесен игълан иткән иде. Бүген портретлар  «Манеж»  күргәзмәләр залында урын алды. Күргәзмә ачылышы тантанасына мәртәбәле кунаклар чакырулы.

«Объективта — әни» бәйгесендә беренче урынны — Алабугадан Миләүшә Кашапова, икенче урынны — Казаннан Рәмилә Нотфуллина, өченче урынны Ташкенттан Сәрвиназ Кәримова яуладылар.

 

Добавить комментарий