Казанда – «Җәлил укулары» бәйгесе финалы

Апрель аен Тукай ае дисәләр, февраль исә хәзер бездә, чын мәгънәсендә, Җәлил аен хәтерләтә. Илгә тугрылык, ватанпәрвәрлек рухы символы булган патриот шагыйребез туган ай булганга бу шулай. Соңгы елларда Муса Җәлилнең үлемсез каһарманлыгын яшь буынга шигъри сүз, шигъри аһәң аша җиткерелүнең бик тә күркәм бер әмәлен уйлап табуларыларына сөенеп туя алмыйм. Халыкара масштаб алган «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе хакында сүзем. Быел инде аның икенче тапкыр үткәрелүе. Быелгысы тагын да колачлырак уза. Димәк, кемнәрдер хәзер балалар китап укымый, шигырь ятлап мәшәкатьләнми, дип сөйләнгәләсә дә – һич кенә дә алай түгел икән! Бүген Татарстан язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында өч сәгатькә сузылган шигъри сабантуйның шаһиты булганнар беркайчан да алай сөйләмәс. II «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе финалына үткәннәр халкыбызның бик тә могтәбәр артисты Әзһәр абыйлары Шакиров рәислегендәге мәртәбәле жюри алдында иҗади имтихан тотты. Инде болары – шигъри сүзнең тәмен бар күңелләре тоеп, аны тыңлаучыга җиткерергә омтылучыларның иң-иңнәре. Быелгы конкурста 7 меңгә якын бала катнашкан. Алар Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус һәм дөньяның башка телләрендә сәнгатьле итеп укуда көч сынашты. Шулай ук быел фронтовик шагыйрьләрнең шигъри сүзен җиткерергә теләүчеләр өчен дә аерым бер номинация булдырылган иде. Әлеге номинациядә катнашкан бала үз туган төбәгеннән чыккан фронтовик шагыйрьнең берәр әсәрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Бәйге башланыр алдыннан Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Габдулла кызы Садриева белән бераз гәп куертып алырга җай чыкты. VIII сыйныфта укучы  Зилә Вафина бу шигъри имтиханда авылдашы – эзтабар әдип Самат абыйлары Шакирның «Минем авылымда Тукай булган» дигән шыгырен сөйләргә җыена икән. Кат-кат кабатлаган, сөйләп караган  шигыре инде үзе. Тик дулкынланулары һәр икесенең дә йөзенә чыккан. Быелгы бәйгедә күмәк башкаручылар өчен дә аерым номинация булдырылган икән.

Җәлил шигърияте һич чикләрне белми. «Җәлил укулары»ның быелгы финал өлешендә Чиләбе, Оренбург, Свердловск, Самара өлкәләреннән, Тыва, Башкортстан республикаларыннан шактый баланың, Казанга килеп, шигъри сабантуйда үз сәләтен күрсәтүенә ничек сөенмисең, ди!

Тик бәйгенең финал өлешендә күзгә ташланган кайбер чатаклыкларны әйтү кирәктер. Бердән, балаларның шактые микрофон белән эш итә белми. Оештыручылар тарафыннан микрофонның дөрес көйләнмәве дә җанга тиде. Икенчкдән, вакыт кыса дип, жюри әгъзаларының кайбер балаларны шигырь сөйләүдән тиешле-тиешсез урында туктатуын да хупламас идем. Өченчедән, финалда Җәлил шигырьләренең Татарстан мәктәпләре укучылары тарафыннан рус телендәге тәрҗемәләрен сөйләве тешкә тиде. Ерактан – Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән килгәннәр Җәлил шигырьләрен татарча яңгыратканда, безнең Менделеевск, Бөгелмә төбәгенекеләр Җәлил шигъриятен русча «сайратты». Алар бит рус төбәгеннән, русча яңгырауга багышланган аерым номинация дә бар иде бит диярсез. Тик Тукаебыз исемен йөрткән клубта Җәлил шигърияте үз телебездә көчлерәк яңгырасын иде. Тагын бер мөһим мәсьәлә. Татарстан язучылар берлегегендә 300 дән артык әгъза исәпләнә, диләр. Шуларның яртысын шагыйрь һәм шагыйрәләр дисәк тә, «Җәлил укулары» кебек шигъри сабантуйда аларның һичьюгы кырык-иллесен очратырмын дигән идем. Тик жюрида утырган Газинур Морат белән Ленар Шәехтән гайре берсе дә шәйләнмәде. Югыйсә, үз китапларын, үз иҗатларын яшь әдәбият сөючеләргә җиткерүдә менә дигән форсат иде бүгенге чара.

Финал бәйгесе ахырында фронтовик әдипләребездән Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Афзал Шамов, Риза Ишморатның ул-кызлары белән  очрашу оештырылды.

Иртәгә исә мәркәзебезнең Сәйдәш мәдәни үзәгендә узачак Гала-концертта быелгы халыкара бәйгенең җиңүчеләре игълан ителәчәк.

        Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: jalil.congress.tatar

Добавить комментарий