Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда карантин аркасында 5 мәктәптә дәресләр туктатылды

Агымдагы атнада Казанда карантин аркасында биш уку йортында дәресләр туктатылды. Әмма сүз мәктәпләрне ябу турында бармый. Татарстан башкаласында якынча 20 сыйныф ябылган.Карантинга киткән сыйныфларның...

Агымдагы атнада Казанда карантин аркасында биш уку йортында дәресләр туктатылды. Әмма сүз мәктәпләрне ябу турында бармый. Татарстан башкаласында якынча 20 сыйныф ябылган.
Карантинга киткән сыйныфларның күбесе Совет районының 121 нче лицеенда. Биредә 12 сыйның укучылары әлегә мәктәпкә йөрми.  Берәр класс Вахитов районының 18 нче номерлы һәм Яңа Савин районының 31нче һәм 49нчы номерлы мәктәпләрендә вакытлыча ябылган. Яңа Савин районының 71 нче мәктәбендә дәресләр биш класста туктатылган, дип хәбәр итәләр Мәгариф идарәсендә. Шул ук вакытта белгечләр мәктәпләрне  тулысынча ябу мәсьәләсе куелмаячак дип билгеләп үтә.
Казанда ОРВИ буенча авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8  процентка артты. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Татарстан башкаласында көчле респиратор-вируслы инфекция белән авыруның 9646 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 78,1 тәшкил итә.
Фото: kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ