Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яңа балалар бакчасы ачылды

«Демография» милли проекты кысаларында республика күләмендә проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шуларның берсе – «Хатын-кыз мәшгульлегенә теләктәшлек – өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем алу...

«Демография» милли проекты кысаларында республика күләмендә проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шуларның берсе – «Хатын-кыз мәшгульлегенә теләктәшлек – өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру». Әлеге проект кысаларында Татарстанда 6130 урынга исәпләнгән 30 өр-яңа балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган инде.
Катнаш төрдәге 33нче номерлы «Хыял» балалар бакчасы да – әлеге мәктәпкәчә белем бирү йортларының берсе. Бакчаның эшчәнлеге белән бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да танышты.
– 2022 елга 1,5 тән алып 3 яшькәчә балаларның барысын да бакчалар белән тәэмин итү бурычы тора, – диде ул. – Биредәге шартлар белән танышкач, бөтен бакчалар да менә шушындый булсын иде дип телибез.

440 урынга исәпләнгән әлеге бакчада 24 төркем эшли. Шуларның яртысына – 2-3 яшьлек сабыйларны кабул иткәннәр. «Кайсы яшь аралыгында бала бакчага җиңелрәк ияләшә?» дигән сорауга бакча мөдире Людмила Царькова җавап бирде:
– Чагыштырып карыйбыз, ике яшьлек балалар адаптация чорын җиңелрәк үтә. Үскән саен бакчага китү, тәрбиячегә, коллективка ияләнү кыенрак бирелә.

6 яшьлек Каролинаның әнисе Юлия Әгъзәмова бакчаның өйгә якын булуына сөенеп бетә алмый.
– Моңарчы һәркөн баланы өйдән ерак урнашкан бакчага машинада яисә автобуста илтергә туры килә иде. Хәзер бирегә җәяүләп кенә киләбез. Бала биредә уйнап кына кайтмый бит, үз эшенең остасы булган тәрбиячеләр нинди генә шөгыльләргә өйрәтмиләр. Әти-әниләрне дә бик күп чараларда катнаштыралар.

Бакчада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә төркем ачылган. Әти-әниләр балалары өчен мондый шартлар булуына шатланып бетә алмыйлар. Аллергия авыруы турында белешмәсе булучылар өчен дә махсус төркем эшли.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ