Казанның ел укытучысы билгеле булды

Казан ратушасында Татарстан башкаласының иң яхшы укытучылары исемнәрен атадылар. «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2019» һөнәри осталык бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. 

Казанның иң яхшы укытучысы булып быел 2нче лицейинтернаты биология укытучысы Наил Мирсәетов танылды. Ул лицейда 2013 елдан бирле эшли. Укытучы  Мәскәү педагогика университетын һәм Казан федераль университеты аспирантурасын тәмамлаган. 

Наил Мирсәетов Казанны «Ел укытучысы – 2019» республика бәйгесендә тәкъдим итәчәк.

 Фото: litsey2.ru

 

Добавить комментарий