Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның иң яхшы татар теле укытучысы билгеле

Татарстан башкаласында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар.  «Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә беренче булып таны...

Татарстан башкаласында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар.  
«Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә беренче булып танылган мөгаллимнең исемен бүген Казан Ратушасында атадылар. Бу җиңүне  Вахитов районында урнашкан 18 нче санлы урта мәктәптә эшләүче Альбина Яруллина яулады. Укытучыны Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
«Туган телем — ул әниемнең назлы тавышы аша үтеп кергән мәхәббәт теле, әтием яратып уйнаган гармун теле,  дәү әниемнең үгет-нәсыйхәте аркылы бирелгән әкиятләре теле, Бөек Җиңүне Берлинда каршылаган Дәү әтиемнең теле», - диде Альбина Наил кызы.
Альбина Яруллинаның 9 еллык педагогик стажы бар. Укытучы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының республика этабында катнаша алачак.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ