Логотип Магариф уку
Цитата:

Кече Кирмәндә – көрәш бәйрәме

Мамадыш районындагы дүрт герой биргән авыл ул – Кече Кирмән. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, үзенчәлекле каләм иясе Ринат Мөхәммәдиев белән Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом...

Мамадыш районындагы дүрт герой биргән авыл ул – Кече Кирмән. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, үзенчәлекле каләм иясе Ринат Мөхәммәдиев белән Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, әдип Рафаил Газизовка илһам биргән авыл буларак та күпләргә мәгълүмдер ул.Кече Кирмән әле пәһлеван көрәшчеләре, спортчы ир-егетләре белән дә данлыклы. 
Заманында республикабыз күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар алган Нурулла Хәбибуллин – шундыйларның берсе. Әле шушы көннәрдә Кече Кирмәндә аның истәлегенә милли көрәш ярышлары оештырылды. Ачылыш тантанасында Нурулла Минемул улының район Сабантуйларында 9 мәртәбә район батыры булуын да искә алдылар.

Көрәш келәмнәренә 2004 – 2006 елларда туган  86  көрәшче чыкты. Ярышларны ачу тантанасында Нурулла Хәбибуллинның гаиләсенә зур хөрмәт күрсәтелде. Мәртәбәле кунаклар, көрәшченең келәмдәшләре, авыл халкы Кече Кирмән зиратына барып, мәрхүмнең каберенә чәчәкләр салдылар, аның рухына догалар кылынды. Бу турнирны оештыручы, тумышы белән Норма авылыннан булган, үзе дә көрәшче Юрис Шәкүров иде.

Турнирда катнашкан егетләрнең һәркайсы, үз үлчәү авырлыкларында көч сынашып, җиңәргә сәләтле икәнлекләрен күрсәтте. Ярышка килгән һәркем бүләккә лаек булды. Аларның тренерларына да олы рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ярышларны карарга килгән авыл халкын мәктәп ишегалдында кайнар пылау һәм тәмле чәй белән сыйлады. Авыл халкының күптән инде мондый зур спорт чарасында катнашканы юк иде.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ