Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ педагогларының хезмәт хакы 70 мең сум

23 гыйнварда булып узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров, бер төркем журналистлар белән очрашып, университетның узган 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.— Казан федераль унив...

23 гыйнварда булып узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров, бер төркем журналистлар белән очрашып, университетның узган 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
— Казан федераль университеты – республикада гына түгел, ә ил күләмендә иң зур югары уку йортларының берсе, – дип, сүзен башлады ректор. – Шуңа күрә безне мактарга да, тәнкыйтьләргә дә сәбәпләр күп булырга мөмкин.

Илшат Рәфкатович сүзләренчә, 2018 елда иң истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе – ел башында Россия Президенты Владимир Путинның КФУга килүе. Мәртәбәле кунак уку йортына иң зур бәяне биреп китә. Ә гомумән алганда, университет ил күләмендә шундый ук уку йортлары арасында күп юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны алып тора. Монда медицина, инженерия, нефть һәм газ сәнәгате өлкәләрендә казанышлар байтак.

Югары уку йортының эшенә иң зур бәя ул – кабул итү кампаниесенең ничек узуы. Ректор чыгышыннан күренгәнчә, узган ел университетка студентлар кабул итү башка еллардагыдан уңышлы узган. Беренче курска 13 меңнән артык егет һәм кыз укырга кергән. Бюджет урыннары 5 мең булып, тагын 200 гә арткан. Узган елгы кабул итү кампаниесенең тагын бер үзенчәлеге – чит илләрдән КФУда укырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы. Бүгенге көндә Казан федераль университетында 98 илдән 7 меңнән артык студент белем ала.
Илшат Гафуров КФУның финанс якларына да аерым тукталды. Аның сүзләренчә, университет төрле грантлар, хуҗалык килешүләре ярдәмендә, федераль программаларда катнашу нәтиҗәсендә 1 млрд 800 млн сумга якын акча эшләгән. Фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да сизелерлек арткан. Аларның уртача хезмәт хакы бүгенге көндә 70 мең сумнан артык. Әле КФУ республикада иң саллы салым түләүче оешмаларның берсе булып тора. 2018 елда гына да ул бюджетның төрле өлкәләренә 2 млрд сумнан артык салым түләгән. Шуның 828 млн сумнан артыгы Татарстан бюжетына. “Безне хөкүмәттән бик күп акча алуда гаепләргә маташучылар бар. Ләкин без аның һәр тиенен эшләгән эш өчен алабыз”, – дип йомгаклады үзенең чыгышын ректор.
Фото:  tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ