КФУда мәктәптәге буллинг турында фикер алыштылар

Нәрсә ул мәктәптәге буллинг? Аның белән ничек көрәшергә? КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә телевизион дискуссияләр клубының чираттагы утырышында әлеге тема күтәрелде.

Чарада КФУның Психология һәм мәгариф институты хезмәткәрләре – мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Рамил Гарифуллин, гомуми психология кафедрасы профессоры Лилия Фәхретдинова, Педагогик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәгенең фәнни хезмәткәре Елена Семенова, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее директоры Елена Скобельцына, Милли ата-аналар ассоциациясенең ТР буенча региональ бүлегенең җаваплы сәркатибе Анатолий Венедиктов, Балалар республика клиник хастаханәсенең клиник психологы Лия Бодрова, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның педагог-психологы, В.М. Бехтерев исемендәге республика психиатрия клиник хастаханәсенең клиник психологы Людмила Невоструева һ.б. катнашты. IMG_20181113_140510Мәктәпләрдәге буллинг укучыларның яшьтәшләре тарафыннан эзәрлекләнүләреннән гыйбәрәт булган күренеш. Ул физик яктан да, рухи яктан да булырга мөмкин. Лилия Фәхретдинова әйтүенчә, күп еллар дәвамында үткәрелгән тикшеренүләр шуны күрсәтә: Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә укучылар бу күренеш белән очраша. Күпчелек укучылар мәктәптә үзләрен имин хис итми. Буллингның артуы күзәтелә. Моның сәбәпләре нинди соң? Анатолий Венедиктов фикеренчә, сыйныфтагы уңай атмосфераны, укучылар арасында үзара җылы мөнәсәбәтне булдыруда сыйныф җитәкчесенең роле зур. Димәк, тәрбия булырга тиеш. «Шуңа күрә бу очракта балаларга түгел, ә укытучыларга, әти-әниләргә ярдәм кирәк. Аларга белем җитеп бетми», — дип белдерде ул.

Людмила Невоструева буллинг күренешенең сәбәбен бүгенге балаларның эмоциональ яктан салкын булуына да бәйле дип саный. «Бүгенге көндә тәрбия, белем бирү стиле үзгәрде. Укучылар арасында конкуренция бара. Хәзерге заманда балалар эмоциональ яктан салкын. Яхшы билге өчен алар әлләниләргә сәләтле. Иптәшләренә күчерергә дә бирмиләр», — ди белгеч. Шулай ук аның фикеренчә, бүгенге көндә логик фикерләүне күз уңында тоткан фәннәргә өстенлек бирелә, ә иҗади, эмоцияләрне эшкә җигәрлек шөгыльләр читтә кала. «Әти-әниләр дә балаларына хисләр турында сөйләми. Эмоцияләр онытылган», — ди Людмила Михайловна.

Буллинг китереп чыгарырлык сәбәпләргә Рамил Гарифуллин гаиләдәге мөнәсәбәтләрне дә кертергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, ата белән ананың үзара мөнәсәбәтләре дә бик мөһим фактор булып тора.

Әлеге күренеш белән ничек көрәшергә соң? Белгечләр әйтүенчә, әгәр бала буллинг белән очраша икән, аңа бу турыда әти-әнисенә хәбәр итәргә кирәк. Соңыннан эзәрлекләүче белән әңгәмә үткәрү мөһим. Әти-әниләрдән дә балаларына карата аеруча игътибарлы булу сорала. Лилия Фәхретдинова әйтүенчә, мәктәпләрдә дә укытучылар һәм психологлар даими рәвештә укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне тестлар ярдәмендә тикшереп торыга тиеш.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее директоры Елена Скобельцына үзе җитәкләгән уку йортында буллинг күренешенең булмавы турында әйтте. Аның фикеренчә, бу — лицейдагы дөрес тәрбия һәм мохит тудыру нәтиҗәсе. «Бала уку йортына керүгә үк аны биредә укучы башка балалар белән таныштырырга кирәк, — ди директор. – Бездә моның өчен өлкән сыйныф укучылары тарафыннан «Исәнме, лицей» дип аталган махсус чара оештырыла. Ул җыр-биюләргә бай була һәм бик күңелле үтә. Чараның өченче көнендә без җыелышып теплоходта йөрергә чыгабыз». Шулай ук лицейда «вожатый»лар эшчәнлеге дә торгызылган. Укучылар картлар йортларына барып концертлар куялар, өлкәннәр белән аралашалар. Шулай ук балалар йортларын, коррекция мәктәпләрен дә игътибарсыз калдырмый икән алар. «Бездә изгелек ярминкәләре дә үтә. Анда балалар үз кул эшләнмәләрен саталар. Сатудан кергән акчаны без Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырабыз. Минем уйлавымча, балаларда игелеклелек тәрбияләү — бик мөһим юнәлеш булып тора»,- ди лицей җитәкчесе.

Добавить комментарий