Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәерле сәгатьтә, унберенчеләр!

Мәктәпләребездә бу көннәрдә үзгә бер халәт: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бигрәк тә. Унбер елга сузылган мәктәп тормышы, укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллашыр көннәре җитә. Алда аларны олы...

Мәктәпләребездә бу көннәрдә үзгә бер халәт: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бигрәк тә. Унбер елга сузылган мәктәп тормышы, укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллашыр көннәре җитә. Алда аларны олы тормыш көтә. Укытучылары күңелендә алар нинди күркәм эш-гадәтләре белән теркәлеп калыр? Остазларының аларга әйтер нинди уй-теләкләре бар? Әлеге сораулар белән без республикабызның берничә авыл мәктәбе мәгаллименә мөрәҗәгать иттек. Аларның җавабы чыгарырылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, башка бик күпләрегез өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.
Чулпан Миңнулла кызы СӘМИГУЛЛИНА, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
– Бу уку елында безнең Шушмабаш урта мәктәбенең XI сыйныфын – 12 укучы, IX сыйныфны 17 укучы тәмамлый. X сыйныфка 12 укучыбыз килергә әзерләнә, 5 укучы һөнәри белем алу йортларында укуларын дәвам иттерергә ниятли.
Быелгы уку елы башка елларга берничек тә охшамаган булуы белән истә калыр, мөгаен. Коронавирус зәхмәте белән бәйле вазгыять мәктәбебез укучыларын һәм укытучыларын да читләтеп узмады. Ике айдан артык дистанцион режимда белем алу, компьютер аша аралашу, ZOOM платформасы – укучыларыбыз һәм мөгаллимнәребез күңелендә озак сакланыр әле.
Чыгарылыш сыйныфлардагы укучыларыбыз зарыгып көткән «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә дистанцион режимда, онлайн форматта узды. Укучылар ак бантлар, кызыл тасмаларын тагып, формаларын киеп, әти-әниләре белән компьютер каршына килеп утырды. Матур сүзләр дә яңгырады, җылы теләкләр дә... Тик күзгә күз карашып, җанлы аралашуга ни җитә?! Ахырдан виртуаль кыңгырау чыңы астында чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озаттык. Укучыларыбызның барлык уйлаган уй-хыяллары да тормышка ашсын иде! Имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына кереп, авылыбызның, республикабызның лаеклы шәхесләре булып формалашсыннар. Ак юллар, дуслар!
Лидия Семён кызы КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы, XI сыйныф җитәкчесе:
– Бу көннәрдә мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау»лар чыңлый. Быел минекеләр дә XI сыйныфны тәмамлый. «Үз кошларыңны очыртып җибәрү» бик ямансу шул. Шушы ун укучым чыгып киткәч, миңа мәктәбебез гел бушап калыр төсле. Чынлап та, шулай инде. Авыл мәктәбендә ун укучылы сыйныф булу да сирәгәеп бара. Җитмәсә, минекеләр тырышып укыды, мәктәп тормышында иң активлар иде, спортчылар, сәнгатькарьләр, башлап йөрүчеләр булды алар. Сыйныф җитәкчеләре буларак, V сыйныфтан алып, «Укучы балаларда патриотизм тәрбияләү» дигән методик тема өстендә эшләдем. «Туган илемнең патриоты мин» дигән проект эшчәнлегем өч этапка бүленгән иде. Быел аның соңгы этабына нокта куелды. Класс коллективы белән район һәм республикакүләм ярышларда катнашып, күп җиңүләр яуланды. Алар арасында аеруча истә калганнары: «Минем гаиләм горурлыгы», «Чормада сакланган ядкарь», «Фотоларда – сугыш хатирәсе», «Безнең классның «Үлемсез полк»ы», «Борынгы фото ни сөйли?», «Татарстан – минем республикам», «Җир йөзендә сугыш булмасын!» һ.б.
Мәктәбебезнең элеккеге укучысы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, әфганчы Иван Данилов истәлегенә, үзебезнең мәктәптә белем биргән Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган «Алар безнең мәктәптә укытты» дигән кичәләр, күрше Албай авылы тудырган биш геройга, районыбыз батырларына багышланган чаралар, төрле экскурсияләр укучыларым хәтерендә озак сакланыр әле.
Районыбыз күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында да безнекеләр алдынгылыкны бирмәде. Чаңгычы һәм йөгерешче Виталий Кирушин мәктәп бусагасында ук спорт мастерлыгына кандидат исемен алды. Зур-зур ярышлардан һәрвакыт җиңү белән кайтты, конкурсларда катнашырга вакыт тапты. Өстәвенә, гел «5»ле билгесенә генә укыды. Искәндәр Шәрифуллин –районыбызның фән олимпиадалары җиңүчесе, шулай ук гел «5» легә укып, күпләргә үрнәк күрсәтте. Алинә Насыйбуллина, Альберт Юзиев, Әдилә Нуруллиналар – төрле дәрәҗәдәге республика, Россия күләмендәге конкурслар җиңүчеләре. Аралашырга яратучы Нияз Хәйретдиновны районда белмәүче сирәктер. Мәктәпкә ул әле вожатыйлар конкурсыннан, әле нәфис сүз бәйгесеннән Мактау кәгазьләре алып кайтып торды. Талия Зиятдинова кул эшләре күргәзмәләрендә уңышларга иреште. Сөмбелә Сәгыйрова, Ләйсән Зәйнуллина, Айгөл Илдархановалар да сыйныфыбыз тормышын җанландыру өчен кулларыннан килгәнчә тырышты.

Бу укучыларым арасында киләчәктә язмышларын медицина, энергетика, икътисад, сәүдә, экология, инженерия белән бәйләргә теләүчеләр бар. Укучыларымның имтиханнарны яхшы балларга тапшырып, теләгән уку йортларында белем алуларына ирешүләрен, алдагы тормышларының да бәхетле булуын теләп калам.
Ләйсән Фәргать кызы ГАНИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары:
– Бу уку елы төгәлләнергә дә бик аз вакыт калды. Соңгы чирекне белем бирүнең яңа ысулы – дистанцион рәвештә укыдык. Башта фикерләр күптөрле булса да, төрле платформаларны сынап карадык: Zoom, Google Класс, Учи.ру, Открытая школа, Российская электронная школа (РЭШ). Заманча белем алу, бурычларга, шартларга карап, төрле формаларны берләштереп оештырылды. Укучыларны укытуда артык зур кыенлыклар килеп чыкмады: укытучылар, сыйныфташлары белән онлайн аралашып, мөстәкыйль белем алдылар. Шулай да бүгенге укучылар – яңа шартларга тиз яраклаша торган буын.
Чыгарылыш сыйныфлардагы укучыларыбыз тиздән кулларына аттестатлар алыр. Безнең Күәм урта мәктәбендә 13 укучы – IX сыйныфны, 11 укучы XI сыйныфны тәмамлый. Күпчелеге инде, киләчәчәк һөнәрен ачыклап, уку йортлары турында, андагы кабул итү тәртипләрен дә белешә башлады. Араларында авыл хуҗалыгы юнәлеше һөнәрләрен сайлаучылар, киләчәктә авылда калырга теләүчеләрнеә дә булуы – куанычлы хәл. Шулай ук медицина өлкәсен якын итүчеләр һәм укытучы һәм тәрбияче һөнәрләренә өстенлек бирүчеләр дә бар. Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар, һәр һөнәр физик һәм акыл хезмәте таләп итә, һәрберсенә үзгә үзенчәлекләр хас. Бу турыда мәктәптә профориентация юнәлешләрен аңлатып, максатчан эш алып барылды. Һөнәрләр турында белгечләр катнашында очрашулар үткәрелә, һөнәри күнекмәләр булдыру буенча мастер класслар оештырыла. Алдагы елларда үзебезнең мәктәпне тәмамлаган укучыларны бу очрашуларга белгечләр буларак чакыру аеруча әһәмияткә ия. Югары сыйныф укучылары белән берлектә, һөнәр сайлауда файдалы булган тематик ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Һөнәр сайлауга дөрес караш формаштыруда мәктәпнең роле бик зур. Мәктәп – белем учагы гына түгел, тәрбия алу урыны да. Укучыларыбыз тормышта үз урыннарын табып, үз эшләренең остасы булырга омтылсыннар иде. Хәерле юл һәркайсына! Мәктәбебез куанычы, мактанычы булып яшәргә язсын һәркайсына. Укытучы абый-апаларыннан бары шундый изге теләкләр генә.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ