Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Бүген төнлә Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булган.

Роберт Миңнуллинга  71  яшь иде. Каты авыру белән көрәшкән.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Добавить комментарий