Логотип Магариф уку
Цитата:

Хаталануның төп сәбәбе

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының быел өченче кварталда чыккан чираттагы санында әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттаховның татар зыялылары исеменә юлланган фәнни мәкаләсе б...

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының быел өченче кварталда чыккан чираттагы санында әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттаховның татар зыялылары исеменә юлланган фәнни мәкаләсе басылган. «И туган тел, и матур тел... (Яки татар орфографиясе мәсьәләсе турында)» гы бу язма киң татар фәнни җәмәгатьчелеге даирәсендә фикер уятмыйча калмас дип уйлыйбыз.
Татар тел белеме фәненнән ерак торган күп кенә укучылар бөек туган телебезнең, дөньядагы тугандаш төрки телләр белән чагыштырганда, грамматик төзелеше ягыннан камил һәм сүзлек хәзинәсенең искиткеч бай булуын, Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы ЮНЕСКО халыкара оешмасының татар телен дөньякүләм 14 тел арасына керткәнен белмиләрдер дә әле.
Татар халкына латин графикасына күчәргә РФ Дәүләт Думасы рөхсәт биргән булса, татар телендә орфография мәсьәләсе күптән уңай хәл ителер иде дип саный мәкалә авторы. Кириллицада гарәп алынмаларын мәгариф, каләм, сәлам, кәгазь дип язабыз, ә латин хәрефләре белән mәgәrifkәlәmsәlәmkәgәz дип язар идек. Инде рус баласын әйткән дә юк, хәтта татар укучысы да сәлам, сәламәт, сәламәтлек шикелле алынма сүзләрне күп очракта дөрес язмый, мәсәлән, диктант текстында еш кына сәләм, сәләмәт, сәләмәтлек дип, ягъни ишеткәнчә яза ул. Диктантлар тикшергәндә мондый хата, гадәттә, шактый еш очрый. Хаталануның төп сәбәбе гарәп-фарсы телләренә сингармонизм законы хас булмауда. Шуңа күрә гарәп һәм фарсы алынмаларын язганда, сингармонизмның сакланмавы аркасында, бик күп ялгышлар китә. Фикерен раслар өчен Фәттахов төрки телләргә хас булган сингармонизм законына таяна. Галим татар теленә гарәп-фарсыдан кергән сүзләрне дә әйтелгәнчә язу яклы, ягъни байтак алынмаларны сингармонизмга буйсындыру уенда тора. Филолог фикеренчә, шушы ысул белән ана телебезнең дөрес язу кагыйдәләрен камилләштерүгә ирешеп була.
«МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» ЖУРНАЛЫНЫҢ СЕНТЯБРЬ САНЫН УКЫГЫЗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ