Хикмәт санда түгел

Нурлат районының Кычытканлы авылы – республикабызга гына түгел, ил күләмендә шактый күп шәхесләр биргән сала. Нинди генә һөнәрне алсак та, әлеге җирдә кендек каны тамган, тәүге авазы яңгыраган кешеләргә тап булабыз. Шундыйларның берсе – Тәлгать Нәби улы Галиуллин.

Сүзне аннан башлавым юкка түгел. Әле ел башында гына авыл мәктәбе бинасында аның исемендәге музей ачылды. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты бит ул. Төрле елларда «Почет билгесе», «Дуслык» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән әлеге шәхесне авылдашлары да хөрмәт итә. «Кеше китә – җыры кала» диләр. Гади крестьян гаиләсендә туып, фән өлкәсендә уңышка ирешкән, «Замана балалары», «Гомер тәлгәшләре», «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» исемле әдәби-документаль әсәрләре, «Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар» романнарыннан торган «Сәет Сакманов» трилогиясе, күпсанлы бәяннар, хикәяләр авторы Тәлгать ага, тугызынчы дистәсен вакларга керешсә дә, туган авылын онытмый. Еш булмаса да, укучылар белән аралашырга җай таба. Ә балачакта мөхтәрәм язучы белән очрашу – кеше күңелендә мәңгелеккә уелып кала торган мизгелләр.

Кычытканлы үзенең тагын бер күренекле шәхесе – журналист Фәния Хуҗәхмәт белән дә горурлана. Халыкта «Фәния календаре» буларак танылган инде чирек гасырдан артык вакыт дәвамында чыгып килә торган «Татар мөселман календаре» авторы Фәния апа – дин-кардәшләребезгә ярдәм итүче генә түгел, авылның бүгенгесенә үз өлешен кертүче дә. «Мәктәпне ябу хакында фикер Фәния апаның саллы сүзеннән уза алмады, шуңа бүген дә аңа рәхмәт әйтәбез», – ди башка авылдашлары исеменнән Гөлсинә Гәрәева. Чөнки укучыларның үз авылында укый алуы – алар өчен генә түгел, бигрәк тә ата-ана өчен зур куаныч.

Тарихи документлар буенча Кычытканлы авылында тәүге мәктәп 1922 елда ачылган. Башта анда башлангыч сыйныфлар булган, соңрак ул җидееллыкка әйләнгән. Әле бит ничә ел элек кенә – Чебилдән алып Югары очка (авылның төрле өлешенә төрле атамалар бирелә биредә – Л.Н.) кадәр мәктәптән кайта торган балалар тавышы яңгырап торган  чаклар да бар иде. 1984 елда төзелгән ике катлы бинада узган уку елында, ни кызганыч, нибары 24 бала гына гыйлем серләренә төшенгән. Шулай да коллектив моңа бик борчылмый кебек. «Башка җирдә укучыларның барысына да игътибар җитмәсә, бездә һәркемгә шәхси якын килү бар», – дип елмая алар.

«Мәктәбебездә төп игътибар балаларны, халык педагогикасына нигезләнеп, үз ана телендә укыту һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Укучыларыбызны милләте белән горурланучы, үзенең туган теленә, тарихына, халкына ихтирам белән караучы шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышабыз, – ди директор Фалис Сабиров һәм туган телдә белем алып чыккан укучыларның да бу тормышта югалып калмавын әйтә. – Барлык фәннәрне дә туган телләрендә үзләштергән укучыларыбыз төрле югары һәм махсус уку йортларында уңышлы гына укып чыга, тормышта үз урыннарын таба». Бу, әлбәттә – белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген бергә үреп алып баруның нәтиҗәсе. Укучылар К.Насыйри, Н.Лобачевский, Г.Кариев, Ф.Әмирхан, Н.Дәүли, «Нобелевские надежды», М.Вахитов исемендәге фәнни-эзләнү конференцияләрендә, «Рождественские чтения», «Туган телем – серле тел», «Илһам» кебек татар, рус һәм инглиз телләрендә үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә чыгыш ясый, призлы урыннар ала, төрле олимпиадаларда катнаша, аерым алганда, туган тел олимпиадаларында югары нәтиҗәгә ирешәләр. Димәк, хикмәт санда түгел, сыйфатта икән.

Бу сүз мөгаллимнәргә дә туры килә. «Тугызау гына булсалар да, укытучыларыбызның уңышлары куандыра, – ди Фалис әфәнде. – Туган тел укытучысы Гөлназ Ибраһимова «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль турында «Милли традицияләрне саклаган өчен» номинациясендә җиңүче булды. Инглиз теле укытучыбыз Сания Нотфуллина, Татарстан Республикасының «Алгарыш» исемле грантын отып, Англиягә барып, стажировка үтеп кайтты. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Сабирова «Ел сыйныф җитәкчесе» бәйгесенең муниципаль этабында III урын алды. Мәктәп күләмендә оештырылган фән атналыклары, предмет түгәрәкләре, төрле бәйрәмнәр һәм кичәләрдә укучыларыбызның күпьяклы талантларын күрсәте дә хезмәттәшләремнең тырышлыгына бәйле».

Тәрбия эшендә исә авылның мәдәният учреждениеләре белән кулга-кул тотынышып эшләү ярдәмгә килә. Дәресләре тәмамлангач, укучылар авылның нәкъ уртасында урнашкан мәдәният йортына ашыга. Шул ук бинада китапханә дә урын алган. «Мәктәп тә, без дә бер юнәлештә, бер үк максатка хезмәт итәбез. Телефон-компьютерга «кереп» китеп, виртуаль тормышта яшәргә күнегеп баручы балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятырга, җәмәгать эшләрендә катнашырырга тырышабыз», – ди беравыздан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Алия Хисамова белән Миләүшә Зәйдуллина. Аларга китапханәче Гөлүсә Гафиятуллина да кушыла: «Дөньяда барган соңгы хәлләр генә эш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итте. Шулай да яшь укучыларыбыз белән элемтәне югалтмадык. Социаль челтәрләр аша Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган акцияләрдә катнаштык. Өйдә утырганда, буш вакыт күп, шуңа китап укуны тагын да популярлаштыру йөзеннән, төрле флешмоблар уздырдык. Шунысы күңелле: балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калды. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән «Балалар китабы дөньясына сәяхәт» виртуаль китап күргәзмәсен караучылардан әле хәзер дә кайтавазлар килә. Димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар». Моңа өстәп, үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарган фидакарьләр булганда, авылның киләчәге дә өметле булыр диясе генә кала.

 

Ландыш Нәсыйхова
Фотолар мәктәп архивыннан

Добавить комментарий