Хоккейның зал төрен индеецлар ярата

Узган гасырның алтмышынчы елларында спорт төре буларак танылган флорбол әкренләп республика спорт сөючеләре арасында да тарала бара. Хәер, бәлки, без аның моңарчы флорбол дип аталуын белмәгәнбездер генә?

Флорболны икенче төрле зал хоккее дип тә йөртәләр. Казандагы «Алга» яшүсмерләр клубына йөрүче егет-кызлар флорбол белән инде елдан артык шөгыльләнә. Тренерлары Олег Аверьяновтан иң элек флорболның хоккейдан аермасы нидә булуы белән кызыксынабыз.

– Зур аерма юк. Монда да кагыйдәләр хоккейныкы белән бердәй, шунысы гына бар: капкага алка урынына туп кертергә кирәк. Уен 20 шәр минутлы өч периодта дәвам итә. Бер командада 17-18 кеше була, – ди остаз. – Мин биш төркем белән шөгыльләнәм, аларның һәркайсында егермешәр үсмер уйный. Яшьләре турында сөйләшсәк, безгә, нигездә, 2009 –2010 елларда туган балалар йөри. Мондагы бер үзенчәлек: башка мәктәпләрдә кызлар белән малайлар бергә уйнаса, бездә бары тик кызлардан гына торган команда да бар.

Команда әлегә бик яшь, бер елда ниндидер уңышлар турында сөйләп булмый. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, кимендә 5-6 ел шөгыльләнергә кирәк дип саный Олег Аверьянов. Алай да үз казаннарында гына кайнамый  яшь спортчылар: Татарстан күләмендә оештырылган чараларны калдырмаска тырышалар. Әле күптән түгел Казанда, флорбол буенча Бөтенроссия ярышларында катнашып, лаеклы чыгыш ясаганнар.

– Мин үзем флорбол буенча «Барс» җыелма командасында уйныйм, – ди тренер. – Ни өчен әле тәҗрибәмне балаларга да өйрәтмәскә дип уйладым. Күп ярышлар Ульяновскида уза, анда бу уен бик яхшы үсеш алган. Ул шәһәр күршедә генә бит. Команда белән машинага утырып чыгып китә алабыз. Спортның яңа төре булуга карамастан, безнең илдә уен бик тиз тарала. Флорбол Олимпия уеннары исемлегенә керер дип өметләнәбез. Дөнья чемпионаты барлыкка килде инде, шуңа күрә, миңа калса, Олимпиадага да ерак калмый.

– Ни өчен, балалар өчен футбол һәм хоккей кебек популяр уеннар булганда, сез улыгызны нәкъ менә флорболга бирергә уйладыгыз? – дип кызыксынабыз дәрескә 10 яшьлек Әмирне озата килгән Гүзәл ханымнан. «Бу – үсеп килә торган яңа уен, – ди әни кеше. – Өстәвенә, ул куркынычсыз, шуңа күрә балаларыбыз өчен күңел тыныч була. Улыма монда шөгыльләнү бик тә ошый, тренировкаларны һәрчак зарыгып көтә».

Флорбол түгәрәкләрендә балалар максатның уртак булуын аңларга, команданы уңайсыз хәлдә калдырмаска, үз уеннары өчен җаваплылык хисе тоярга өйрәнә. Уртак уен үзара аңлашу, башка балалар белән исәпләшә белү сыйфатлары тәрбияли. Яшь спортчылар авыр хәлдә калган уенчыга ярдәм күрсәтергә тырыша, коллектив характердагы уеннарда бәхәсләрне мөстәкыйль хәл итәргә өйрәнә.

Моннан бер ел элек Казан шәһәренең 42 нче мәктәбендә дә флорбол клубы оешкан. Аның җитәкчесе Линар Шакиров клубны «Aventador» («Сугыш үгезе») дип атаган. «Флорбол – бик кызыклы, динамикалы, актив уен, – ди ул. – Кече яшьтәге балалар да аны тиз үзләштерә. Спортның һәр төрендә җәрәхәт алырга була анысы, ләкин флорболда бу куркыныч иң азы дип саныйм, чөнки кәшәкә дә, кечкенә туп та пластиктан ясалган».

Клуб яңа булганга, биредә актив рәвештә команда туплау дәвам итә. Әлегә даими рәвештә 15ләп бала гына йөри, шуңа күрә кызлар һәм малайлар бергә уйный. Планда, әлбәттә, аерым кызлар командасы җыю бар. «Флорболны хоккей уены белән чагыштыру дөрес булмас, чөнки икесе – ике төрле уен. Флорбол күпкә җиңелрәк, финанс ягыннан да чыгымнары азрак, – дип әти-әниләргә мөрәҗәгать итә тренер. – Иң кулай ягы – сезонга бәйсез булу. Ябык бина эчендә ел буе уйнарга мөмкинчелек бар».

Флорбол бик борынгы уеннар рәтенә керә. Имеш, аның кәшәкәсен һәм тубын Египет пирамидаларында тапканнар. Америка индеецлары да уйнаган ул уенны. Хәзер флорболны 30 илдә уйныйлар икән. Шунысы кызык: әлегә кадәр кагыйдәләр һәркайда төрлечә булган. Уен узган гасырның 60 нчы елларында гына спорт төре буларак танылып, 1986 елда Халыкара флорбол федерациясе оештырыла. АКШ, Япониядән тыш, Швециядә ул спорт бик популяр. Биредә ул рейтингы буенча, теннисны да узып, футболга якынлаша. Сүз уңаеннан, танылган швед теннисчысы Стефан Эдберг бу спорт төрендә дә уңышлы чыгыш ясый. Бу илдә меңнән артык флорбол клубы эшли, һәм алар даими рәвештә рәсми ярышлар үткәрә. Монда бизнесменнар, укытучылар, мәктәп укучылары, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләренең үз командалары бар.

 

Добавить комментарий