Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөсәен Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар

Танылган журналист, язучы Хөсәен Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Хөсәен Хәсән улы 27 гыйнварда үз өендә якты дөньядан киткән. Бәхилләшү бүген иртән Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә үтте. Мәрхүм...

Танылган журналист, язучы Хөсәен Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Хөсәен Хәсән улы 27 гыйнварда үз өендә якты дөньядан киткән. 
Бәхилләшү бүген иртән Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә үтте. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип аның гаиләсе, туганнары, язучылар һәм журналистлар килгән иде.
Хөсәен Вәлиәхмәтов гомерен журналистикага багышлаган шәхес. Ул төрле елларда «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталары, «Мир бизнеса» журналында  хезмәт куйды, 15 ел буена «Мәгърифәт» газетасы редакциясен җитәкләде, баш мөхәррир вазифасында булды.
Татарстан язучылар Союзы рәисе Данил Салихов Хөсәен Хәсән улының иҗатын искә алды.  «Һәрвакыт тыныч күңелле, кешегә ярдәмчел иде. Кайчан гына күрсәң дә, һәрвакыт кешегә хәер-фатихалы иде» — диде ул.
Бәхилләшү чарасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты. «Безнең оешма, журналистлар җәмәгатьчелеге өчен бүген кайгылы көн. Хөсәен әфәнде — танылган журналистларның берсе. Газета-журналларга көч керткән кеше. Урыны оҗмахта булсын. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз», - дип әйтте ул һәм мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Хөсәен Вәлиәхмәтовның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигъри цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе, «Юлда чыныккан уллар» дигән документаль повесте («Мәгариф», 2003), «И гомер» дигән романы («Мирас», 2000–2002 еллардагы саннар) һәм башка әдәби әсәрләре бар.
Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтовны каләмдәшләре, коллегалары, ул укыткан студентлар, тирән белемле, киң күңелле, ачык, көләч йөзле, ярдәмчел итеп хәтерләрендә сакларлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ