Киләсе елга гимназиябез ачылуга 30 ел була. Менә өч ел инде, 27 нче “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берләшеп, Милли белем бирү үзәге буларак эшли башладык.
Гимназиябез – “Дәрестән тыш эшчәнлек мәктәбе” һәм “Җиңүнең таныш йөзләре”, “Шәфкатьлелек каникулга китми” республика грантлары, “Иң яхшы медицина кабинеты”, “Туган якны өйрәнү музее”, “Иң яхшы мәктәп яны бакчасы”, “Гимназия – закон җирлеге”, “Иң яхшы ашханә”, “Тату сыйныф серләре” район һәм республика бәйгеләре җиңүчесе.
Бездә шулай ук 23 түгәрәк эшли, аларда 89 % укучы шөгыльләнә. Нәтиҗәләре дә куанычлы. Әйтик, “Көрәш” түгәрәгендә шөгыльләнгән өч укучыбыз, спорт мастерлыгына кандидат минимумын үтәп, бөтендөнья бәйгесендә абсолют чемпионнар булды. Ә “Сәйлән” бию төркемебез Россиядә генә түгел, Төркиядә үткәрелгән халыкара бәйгедә дә җиңү яулады.
Гимназиянеӊ үз күркәм традициялəре дə барлыкка килде. “Укучыларга рухи-əхлакый тəрбия бирүдə төбәкнең тарихи-мəдəни мирасын куллану” дип исемлəнгəн традицион фәнни-гамәли конференциябез быелдан республика статусын алды.
Белем учагыбызда “Халыкара хезмәттәшлек” проекты да тулы көченә эшли. Төркия Республикасының Сафранболу шәһәрендәге Мостафа Антеп-углу мәктәбе һәм безнең гимназия арасында мәгарифне, мәдәниятне, ике илнең дә телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үзара килешүгә кул куелганга да быел ун ел тулды. Шуның нәтиҗәсе буларак “Сафранболу” төрек клубы ачылды. Анда төрек теле дәресләре укытыла, тугандаш халыкның тарихы, гореф-гадәтләре өйрәнелә башлады.
Киләсе елда һәрбарчабызга зур уңышлар, нык сәламәтлек телим.