Кисәкчәләр

IV сыйныфта татар теле дәресе

Максат:      

  • дидактик максат: модаль сүз төркеме буларак кисәкчә турында  мәгълүмат бирү;
  • үстерешле максат: анализлау, синтезлау, гомумиләштерү күнекмәләрен куллана белүне  үстерү;
  • тәрбияви максат: тарихи үткәнгә ихтирам, сугыш чоры кешеләренә хөрмәт, патриотизм хисе  тәрбияләү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: кисәкчәләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру, нәтиҗә ясау

Метапредмет универсаль уку гамәлләре:

  • шәхси: үз әйләнә-тирәңдә уңайлы атмосфера тудыра алу, дәрестә актив эшчәнлек алып бару;
  • регулятив: үз алдыңа максат куя, эшчәнлегеңне планлаштыра, үз гамәлләреңә контрольлек итә белү, игътибарлы булу;
  • коммуникатив: мәгълүмат туплаганда парларда эшли белү, сорау һәм җавап бирә белү;

Дәрес тибы: яңа белемнәр формалаштыру;

Эшчәнлекне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль эш,парларда  эшләү

Ресурслар  һәм җиһазлау: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова Татар теле. 4 нче сыйныф. 2 нче кисәк; Татар теленнән методик ярдәмлек, «Сүз төркемнәре» модель-кластеры,  маршрут бите, татар халык бию көе язылган аудиоязма, тема буенча презентация, ноутбук, экран.

Дәрес барышы

Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Дәресне оештыру, мотивлаштыру  Уңай психологик халәт тудыру.

– Мин иртә белән мәктәпкә киләм,

Укучыларның  хәлләрен беләм.

 

 

– Хәерле көн, укучылар!

– Мин дә!

– Мин дә!

–  Исәнме, Гөлфия!

– Исәнме, Мәрьям!

– Исәнме, …….!

– Хәерле көн, апа!

II Белемнәрне актуальләштерү

 

1. Каллиграфик дөрес язу күнегүе

Бирем:

– алфавиттан үзегез өчен иң  кыен язылышлы хәрефне табыгыз, язылышын искә төшереп, алфавит үрнәгендә бер юл языгыз;

– шушы хәреф турында сөйләгез;

Мөстәкыйль эш

1 – 2 укучы сөйли (Ввэ хәрефе, [в] һәм [w] авазларын  белдерә.

[w] авазы – парсыз яңгырау тартык, сонор аваз, [в]авазы – парлы яңгырау тартык аваз, пары – [ф] авазы

 

 

 

 2. Җөмләләр әйтеп яздыру

Бик озак очты Нечкәбил. Кигәвен Нечкәбил янына килеп җитә. Аннан үзара исәнлек-саулык сорашу башланып китә.

Бирем:

– аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүз бармы, булса, ул сүзне зәңгәр төскә буягыз

– сингарманизм законына буйсынмаган сүз бармы, булса, яшел төскә буягыз;

– беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез, сүз төркемнәрен билгеләгез;

– эшләрне үзара тикшерегез

 Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш

Биремнәрне эшлиләр-индивидуаль эш

 

 

Дәфтәрләрне алмашып парларда тикшерәләр,нәтиҗә ясыйлар

III. Уку мәсьәләсен кую 1. Сүз моделе белән эшләү

– Беренче  җөмләдәге  сүзләрне «Сүз төркемнәре» кластерына  урнаштырыгыз.

1 нче кушымта

– Барлык сүзләр дә урнаштымы? Нинди сүз  артып калды?

– Бу сүзгә сорау куеп карагыз әле.

–  Аның лексик мәгънәсе бармы? Бу нинди сүз?

 

 

– Бүген безгә нәрсә турында сөйләшергә, нәрсәне ачыкларга кирәк булачак?

 

Эш планын билгеләү

– Кисәкчәләр турында нәрсәләр беләсез? Ниндирәк тәртиптә өйрәнербез?

Кисәкчә темасын өйрәнү өчен  план тәкъдим итү.  2 нче слайд

1. Кисәкчә сүз төркемеме?

2. Кисәкчә ничек языла?

3. Кисәкчә кайда языла?

4. Да / дә,  -да/-дә, та / тә, -та/тә, һич – кисәкчәләрме, әллә кушымчалармы?

5. Кисәкчәләрнең төркемчәләре

6. Кисәкчәләр җөмләдә нинди роль уйный? 

«Сүз төркемнәре» кластеры  буенча эшләү

 

 

– Бик

– Бу сүзгә сорау куеп булмый

– Кисәкчә.

Моңа кадәр кисәкчәләр турында белгәннәрен сөйлиләр.

– Башка сүз төркемнәрен өйрәнгән тәртиптә өйрәник.

 

План белән танышалар

IV. Яңа белем-нәр ачу

(авырлыктан чыгу юлла-рын эзләү)

 

 

 

1. План нигезендә дәрескә төзелгән маршрут бите буенча эшне оештыру.

– Без бүген, планга нигезләнеп, 1 – 3 нче пункт сорауларына  җавап бирергә тиеш, ә 4 – 6 нчы пунктлар буенча икенче дәрестә эшләрбез.

– Бу җөмләләр нинди әсәрдән?

– Авторы турында нәрсәләр беләсез?

– Дөрес, балалар, без М.Җәлил музеена кергәч җәлилчеләр  турында бик күп мәгълүмат алдык.Аларны фронтовик-язучылар дип йөртәләр. Бүгенге дәрестә без  тагын бер кластер төзи башларбыз һәм дәрес саен аны тулыландыра барырбыз. Сугышта татар язучылары алгы сафта көрәшкән. Фронтта 104 язучы булган, шуларның 31 туган җиренә әйләнеп кайтмаган.

Бүген безгә бу язучыларның  әсәрләре тема өйрәнергә ярдәм итәр.

Планның беренче пунктына җавап табар өчен без маршрут битенең 1 нче биремен үтик.

1. 62 нче күнегүне эшлә. Кисәкчәләр сүзләргә нинди төсмер бирә? (Күршеңә булыш.)   Нәтиҗә яса.

– Дәреслекне 44  нче битеннән Тылсымчы кагыйдәсен табып  укы, үз  нәтиҗәң белән чагыштыр. Кемнең нәтиҗәләре тәңгәл килде, басабыз.

2. «Сүз төркемнәре»  моделе белән эш

– Без кисәкчәләрнең сүз төркеме булуын ачыкладык. Ләкин без аларны модель-нең кайсы җиренә   урнаштырырбыз?  Ни өчен?

3. Кисәкчәләрнең  модаль сүз төркеме булуы турында аңлату, кластерларда билгеләү. 

1 нче кушымта

– А.Алишның «Нечкәбил» әкиятеннән

А. Алишның М.Җәлилнең көрәштәше булуы турында сөйләшү

Маршрут бите буенча эшләү

Эшлиләр, нәтиҗәне язалар

Кагыйдә белән  үз  нәтиҗәләрен чагыштыралар

– Кисәкчәләр мәгънә белдерми, бары  сүзгә мәгънә төсмере генә өсти,  кисәкчәләргә сорау куеп булмый, шулай булгач, алар  мөстәкыйль сүз төркеме түгел.

Үз кластерларында билгелиләр

Нәтиҗә ясыйлар

Ял вакыты

 

Укучылар бииләр, музыка туктагач, укытучының соравына җавап эзлиләр, җавап бирәләр. (Сүз төркемнәре турында кабатлау)
V. Белемнәрне  беренчел ныгыту

 

 

1. Маршрут бите буенча эш.

 2 нче кушымта

– Планның  2 – 3 пунктларына җавап табар өчен, маршрут бите буенча  парларда эшләрбез.

(Һәр парга аерым эш бирелә, нәтиҗә чыгарыла. Нәтиҗә слайдтагы үрнәк буенча тикшерелә.)  

– Кисәкчәләрне исегездәдә калдырырга тырышыгыз.

1. Укы. Нинди яңа кисәкчәләр белдең? Кисәкчәләр  сүзнең кайсы урынында язылган: алдындамы, артындамы? Кисәкчәләрнең астына сыз.  Ни өчен -да /-дә аерым язылган?    3 нче слайд

Һич оныта алмыйм. Инде яз үз дөньясын корып йөри ич. 

Аны эшләве мөмкин түгел. Инде беренче язгы чәчәкләр дә күзләрен ачып өлгергән.

Язучы да Алиш, батыр да,

Яуда яшен сыман яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да:

«Мин батыр!» – дип гайрәт чәчмәгән.                                     (Мәхмүт Хөсәен)

Нәтиҗә яса.

Кисәкчәләр сүзнең кайсы урынында языла?

3 – 6 нчы слайдлар

– Мәхмүт Хөсәен турында белүчеләр юкмы?

(Мәхмүт Хөсәен турында кыскача информация бирү)

2. Дөрес итеп билгелә:

– Кайчан -та / -тә, кайчан -да / -дә языла? Бу кагыйдә кына / кенә, гына / генә кисәкчәләренә дә кагыламы? Ә башка кисәкчәләргә? Мисаллар китер.

6 нчы слайд

өчпочмак              да

яңгыр                    та

өстәл                     тә

сәгать                    дә

озын                      кына

нәни                      кенә

сикереп                 гына

очып                      генә

Нәтиҗә яса.

7 – 9 нчы слайдлар

3. Укы. Нинди яңа кисәкчәләр белдең? Беренче юлдагы кисәкчәләр нәрсә ясый?                

10 нчы слайд

а) Кап-кара җир, ямь-яшел яфрак, өр-яңа сыерчык оялары.

ә) Су буенда һичкемне күрмәдем, Язгы ташуның матурлыгын  һичкайчан онытмам. 

б) Һич онытмыйм, һич күрмәдем. Сыерчыкларга оя кую аның эшедер.

в) Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кыпкызыл

(Муса Җәлил, «Кызыл ромашка»).

Беренче юлда нинди кисәкчәләр? Икенче юлдагылар?  Һич кисәкчәсе турында нәрсә әйтә аласың?  Кисәкчәләр ничек языла икән? Нәтиҗә яса.  Шигырьне дөрес  интонация белән укы. Автор турында нәрсәләр беләсең? Бу фронтовик язучының әсәрен укыдыгыз? Нәтиҗә яса.    

11 – 12 нче слайд

4. Карадуган авылында урнашкан Муса Җәлил музее  турында сөйләшү.   

 

Дифференциаль эш

1 нче пар өчен бирем

 

Нәтиҗә. Кисәкчәләр сүзнең  …..,  …… язылалар.

Слайд буенча үзтикшерү

Кластерга Абдулла Алиш һәм Мәхмүт Хөсәенне язу

 

 

 

 

 

 

 

 

2 нче  пар  өчен бирем

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә: саңгырау тартыкка беткән сүзләр янында саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр, ә яңгырау тартыкка беткән сүзләр янында яңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә.

Слайд буенча үзтикшерү

 

3 пар өчен  бирем

 

Нәтиҗә. Кисәкчәләр кушылып та, аерым да, сызыкча аша да языла.

Слайд буенча үзтикшерү.

Кластерга  Муса Җәлилне язып кую.

Карадуган авылында урнашкан Муса Җәлил музее  турында сөйләшү.    

VI. Яңа белемнәрне системалаштыру

 

Дифференциаль эш.

1. Дәреслек белән эш 46 нчы биттәге 65 нче күнегү.

2. Кисәкчәләрне табыгыз һәм язып алыгыз.

13 нче слайд

Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм. (Гадел Кутуй, «Сагыну»)

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен

(Фатих Кәрим, «Ватаным өчен»)

– Фронтовик язучыларга кемнәрне өстибез?

(Фатих Кәрим, Гадел Кутуй турында кыскача мәгъүмат бирү)

14 нче слайд

– Башка фронтовик язучылар турында белгән кешеләр юкмы?

(Белсәләр, өстәп язабыз.)

Нәтиҗә. Бөек Ватан сугышыннан соң ничәмә дистә еллар узса да, ул ил хәтерендә, әдәбият хәтерендә саклана. Бер кулына каләм, икенчесенә мылтык тотып көрәшкән язучыларны без онытырга тиеш түгел.

Эшләрен алдан тәмамлаган укучылар маршрут битендәге өстәмә биремне эшли торалар.

2 нче кушымта

Дифференциаль биремнәрне язмача эшләү, үзанализ һәм үзконтроль

 

 

– Фатих Кәрим, Гадел Кутуйны

Кластерга  Фатих Кәрим, Гадел Кутуйны язып кую.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иҗади бирем

  3. «Кар атышлы» уены

– Дәрес барышында сезгә кисәкчәләрне исегездә калдырырга тәкъдим ителгән иде. Хәзер шуны ачыклыйк.

Уен тәртибе: укучы

бер кисәкчә әйтә һәм «кар йомарламы»н  иптәшенә ыргыта

VII.Рефлексия. Дәрескә йомгак

 

1. Синквейн язу. 15 нче слайд 

-Мин сезнең синквейн язарга яратуыгызны беләм.  Бүгенге дәрес турындагы фикерләрегезне шушы формада язуыгызны сорыйм.

2. Рефлексия. «Партадашыма  әйтер  сүзем бар» 16 нчы слайд

Берсен сайла:

Син булдырдың!

Бүген син тырыштың.

Яхшырак та эшли ала идең. 

3. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм бәяләү.

3 нче кушымта

Темага кагылышлы яки дәрес турында синквейн язалар,бер-ике укучы укый. 

 

 

Партадашларына теләкләрен әйтәләр

 

 

 

Тылсымчы планына таянып, эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар, үзбәя һәм үзара бәя куялар

Өй эше – Бүгенге дәрестә эшләгән күнегүләр нинди теманы яктырткан иде?

– Сезгә өйдә шушы теманы дәвам итеп, кисәкчәләр кулланып, берәр фронтовик язучы турында мәгълүмат әзерләп, сөйләргә өйрәнергә яки «Минем бабам сугышта катнашкан» исемле кечкенә хикәя язарга тәкъдим итәм.

17 нче слайд

– Фронтовик язучылар темасын. 

 

Игътибар белән тыңлыйлар, аңлашылмаса, сорыйлар

 Кулланылган әдәбият

  1. Мияссарова И.Х, Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле. 4 нче с-ф өчен дәреслек. 2 нче кисәк. Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2014.
  2. Җәлил М. Кызыл ромашка. Казан: Татар. кит. нәшр.
  3. Алиш А. Сайланма әсәрләр. Казан: Татар. кит. нәшр.
  4. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.

 

Кадрия ФӘТКЫРАХМАНОВА,
Балтач районы Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең
I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.