Логотип Магариф уку
Цитата:

Коръән бүләк итәбез!

«Ислам динен беләбезме?» конкурсы дәвам итә. Хикмәтле бәйге ул, чөнки анда җиңелүчеләр юк! Белем туплап, рухи яктан баючылар һәм, җиңеп, бүләк алучылар гына бар. Бу юлы бүләк – Коръән китабы!Бәйге “Им...

«Ислам динен беләбезме?» конкурсы дәвам итә. Хикмәтле бәйге ул, чөнки анда җиңелүчеләр юк! Белем туплап, рухи яктан баючылар һәм, җиңеп, бүләк алучылар гына бар. Бу юлы бүләк – Коръән китабы!IMG_20180518_103919-1Бәйге “Иман”нәшрияте белән берлектә үткәрелә. Аңа ай саен йомгак ясала. Чикләүләр юк, теләгән һәркем – олысы-кечесе катнаша ала.


Ноябрь аена биремнәр:


1. Азан тавышы ишеткән мөселман нишләргә тиеш?


2. Кайсы пәйгамбәр бишектә чактан ук кешеләр белән сөйләшә башлый?


3. Мәкруһ гамәл нәрсә ул?


4. Биш вакыт намаз кайчан фарыз булды?


5. Фитр һәм фидия сәдакалары арасында нинди аерма бар?


Җаваплар 25нче октябрьгә кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы яки 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресы аша кабул ителә. Хатны «Ислам динен беләсезме?» дип тамгаларга онытмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ