Кремль сәгате Җәлилләр истәлегенә чаң сукты

Бүген, йөзләрчә халык бөек шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алырга дип, Муса Җәлил һәйкәле һәм аның көрәштәшләре барельефы куелган 1 Май мәйданына җыелды.Гомердә булмаганча, Казан Кремленең Спас манарасы сәгате 12 тулып 6 минут киткәч, махсус тукталыш ясап, ватан иминлеге хакына башларын кистергән 11 татар батыры истәлегенә 11 мәртәбә мәртәбә чаң сукты. Моннан нәкъ 76 ел элек, 1944нче елның 25нче августында, нәкъ шушы вакытта — 12 сәгать 6 минутта — фашист гильотинасы татар егетләренең башларын чабу өчен эшли башлады һәм 12 сәгать 36 минутта туктап калды. 30 минут арасында туган җирләрен өзелеп яраткан сөлектәй 11 татар егетенең гомере өзелде. Без бүген бу батыр ир-егетләрнең һәркайсының исемен аерым-аерым атап әйтергә тиеш. Алар – Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил,Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.

Искә алу мәрәсимен Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, күренекле драматург Данил Салихов башлап җибәрде.

— Мин бу көнне татар халкының кайгылы да, шатлыклы да көне дип атар идем, -диде Данил Хәбибрахман улы. Кайгылы дим, чөнки дөньяның бер генә илендә дә иң авыр җәзалау юлы белән берьюлы 11 кешенең гомерен өзгәннәре юк. 11 кеше ул тулы бер халык дигән сүз. Германиянең ерткыч фашистлары безнең халкыбыз йөрәгенә менә шундый төзәлмәс яра ясады. Шатлыклы да дим, чөнки “бөек” Сталин авыр сугыш чорында Кырым татарлары артыннан, Идел буе татарларын да үз җирләреннән сөрергә документлар әзерләгән булган, диләр. Утсыз төтен чыкмый. Аны бар тик шушы арысландай кыю 11 татар егетенең ватанга тугрылыгы хакында хәбәрләр кайтып җитүе генә бу адымнан туктатып калган. Татар халкына имин көннәр дә бик кыйммәт бәягә бирелгән!

Аннары сүз республиканың Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреатлары, чорыбызның күренекле шагыйрьләре Газинур Морат белән Ренат Харис дәвам иттерде. Ренат ага үзеннән соң сүзне Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым Җәлиловага бирде.

-Чакыруыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм, — диде Чулпан Муса кызы. — Заманында әтием әнигә язган бер хатында: “Бу сугыштан исән кайтмам кебек сизәм. Әмма бу тормышта икенче төрле яшәү дә бар әле. Ул – халык күңелендә яшәү,” – дип язган иде. Сезнең бирегә килеп, әтием турында сөйләвегез шул яшәү түгелмени? Рәхмәт сезгә! Мин бүген Казанга әтиемнең исеме – “Муса Җәлил” дип язылган лайнерда очып кайттым. Ә бит ул сугышка кадәр әни белән Язучылар бинасы диварына эленгән күренекле язучылар рәсемнәрен карап йөргәндә, әнигә: “Килер вакыт, минем портретымны да бервакыт шулай диварга эләрләр әле.” – дип әйткән булган. Әтиемнең хыялын тормыш ашыруыгыз өчен дә зур рәхмәт үзегезгә. Татарстанга имин еллар телим!

Тамаша азаганда талантлы яшьләрдән торган әдәбият-сәнгать әһелләре -биюче Нурбәк Батулла, композитор Элмир Низамов, җырчы Эльмира Кәлимуллина, шагыйрәләребез Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар башкаруындагы төркемнең халык каршында җәлилчеләр хыялы — кешелекнең имин киләчәгенә багышланган театраль күренеш башкарулары моңсу тантанага йомгак ясагандай булды.

Соңыннан җыелган халык Муса Җәлил һәйкәленә һәм аның көрәштәшләре барельефына чәчәкләр салды.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий