Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара гимназиясендә гадәти булмаган дуслык дәресе үткәрелде

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре беренче гимназиядә “Дуслык һәм килешү дәресе” үткәрде, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» газетасы.  Биредә шәһәрнең 7 сыйныф укучылары төрле милләтләр арасындагы д...

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре беренче гимназиядә “Дуслык һәм килешү дәресе” үткәрде, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» газетасы.  Биредә шәһәрнең 7 сыйныф укучылары төрле милләтләр арасындагы дуслыкның мөһимлеге турында белделәр. Дәрес программасы өч фильм – “Минем илем - минем мөһитем”, “Камил-куркак”, “Карбыз” караудан башланды. Аннан алып баручы интерактив сораулар бирде. 
Укучылар милләтара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, үзара фикер алыштылар. Дәрес ахырында Татарстан халыклар дуслыгы йорты тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.
“Сантош” коллективы һинд халкының “Көньяк биюен” башкарды, Үзбәкстан егете Зариф Зарифов “Андижан полькасы” биюен күрсәтте, Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев – “Кара җөрга” казах җырын, Конго республикасында туып-үскән Оливер Мукенди “Утыр әле яннарыма” исемле татар җырын башкарды. Концерттан соң актив балаларга бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ