Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара укытучылары оператив штаб оештырган

6 нчы апрельдән район мәктәпләрендә укулар дистацион алым белән башланып китте. Әлеге белем алу юнәлешендәге яңалыклар, алар китереп чыгарган проблемалар хакында Кукмарадагы 3нче урта белем бирү мәктә...

6 нчы апрельдән район мәктәпләрендә укулар дистацион алым белән башланып китте. Әлеге белем алу юнәлешендәге яңалыклар, алар китереп чыгарган проблемалар хакында Кукмарадагы 3нче урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Бариев җиткерде.
-Хәзерге вакытта ерактан торып белем алуны замана таләпләренә җавап бирә ала торган компьютер техникасыннан, интернет челтәреннән башка күз алдына да китерү кыен, - дип сөйләп китте Рамил Дамир улы. - Берничә ел элек дистацион белем алуга күбрәк мөмкинлекләре чикләнгән балалар тартылса, хәзерге вәзгыять мәктәпләрдәге барлык балаларны өйләрендәге компьютер өстәленә кайтарып утыртты. Коронавирус янаган шартларда узган атнада укытучылар ата-ана һәм балалар белән ныклы контакт урнаштырды. Мәктәп укучы балалар белән сынап карау дәресләре уздырды. Аннары без бер дистацион төркемнән торган оператив штаб оештырдык. Аңа фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбия һәм уку- укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, ата-аналар керә. Аннары укучы сайтына яңа дәресне аңлаткан язма белән өй эше җибәрелде. Укучы компьютер каршына үзе теләгән вакытта утыра, бигрәк тә әти-әнисе өйдә чакта утырса яхшырак. Сораулар туса, аларны шунда ук укытучысына тапшыра ала. Кичке биштә ул безгә барлык дәрес җавапларын җибәрергә тиеш. Кичә бер укучыбыздан шундый җавап килмәде. Баксаң, ул офисын дөрес урнаштыра алмаган икән. Андый киртәләр туа калганда, мәктәптә махсус укытучыбыз – Айдар Хәкимуллин билгеләнгән. Бала, күрәсең, каушапмы, бу хакта безгә хәбәр итмәде. Хәбәр булган очракта, Айдар шул минутта ук бала янына чыгып китә. Кичке тугызда оператив штабта укучылардан килгән барлык өй эшләренә анализ ясала. Һәр көн саен эш шулай дәвам итә. Һәр хезмәткәр үз эшенә бик җаваплы килә. Һәр ата-ана бала белән башкарган эшләре турында сыйныф җитәкчесенә һәм фән укытучысына, алар исә директор урынбасарларына доклад ясыйлар. Атна азагында балалар сайтына яңа программалар куела. Мәктәптә менә шундый укыту алымы хөкем сөрә. Бу укытучыларга да, укучыларга да күңел теләгән яңалык түгел, бик зур сынау. Без, педагоглар, балага сабакны тел белән әйтеп аңлатсак та тыныч йоклый алмый идек. Хәзер аларны далада ташлап калдырган кебек тоябыз.
Шул ук вакытта, карантин игълан ителү сәбәпле, инстаграм челтәре башлап “Азык-төлек белән ярдәм ит!” дигән акциядән дә читтә калмаганнар Кукмараның изге күңелле җаннары. Эшкуар гаиләләр белән бергә аз керемле гаиләләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ