Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кунакчыллык осталары» конкурсында катнашырга ашык

Моннан бер ай тирәсе элек – 13 ноябрьдә «Россия – мөмкинлекләр иле» дигән президентлык платформасының яңа проекты – «Кунакчыллык осталары» дигән Бөтенроссия һөнәри конкурсына старт бирелгән иде.  Бу к...

Моннан бер ай тирәсе элек – 13 ноябрьдә «Россия – мөмкинлекләр иле» дигән президентлык платформасының яңа проекты – «Кунакчыллык осталары» дигән Бөтенроссия һөнәри конкурсына старт бирелгән иде.  Бу көннәрдә әлеге проектта катнашырга җыенучылардан заявкалар кабул итү бара, һәм ул 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның максаты – туризм һәм кунакчыллык өлкәләренә караган профессия кешеләренең дәрәҗәсен күтәрү, туристлык тармагын кадрлар белән тәэмин итү, сервис стандартларын үстерү, профессионалларның мөмкинлекләрен ачу.
Әлеге Бөтенроссия һөнәри конкурсы өч этапта үтә: теркәлү һәм сайлап алу туры, төбәкләрдәге ярымфиналлар, финал. Сайлап алу туры онлайн-тест рәвешендә 2020 елның гыйнвар-февраль айларында узарга тиеш. Анда экспертлар әлеге конкурста катнашучыларның һөнәри белемнәрен,   интеллектуаль сәләтен, идарә итә белүдәге комтентлыгын бәяләячәк. Төбәк ярымфиналлары киләсе елның февраль-апрель айларында Россиянең 9 төбәгендә узачак. Конкурсның финалы апрель азагында ярымфиналда иң яхшы күрсәткечләр ирешкән 200 белгеч катнашында барачак. Анда җиңгән 25 кеше Мәскәүдәге «Сколково» идарәчелек мәктәбендә махсус программа буенча уку өчен сертификат алачак. Финалда катнашканнарың барысы да илебезнең әйдәп баручы компанияләрендә стажировка үтүгә чакыру ала. Алар арасында Федераль пассажир компаниясе, «Роза Хутор» курорты, «Алтай-Резорт» комплексы, «Красная Поляна» курорт бистәсе, «Херсонес Тавриясе» музей комплексы, «Сочи парк» күңел ачу паркы һ. б. бар. Үзеңне кунакчыллык өлкәсендә осталыгыңны гына күрсәтә ал.
«Кунакчыллык осталары» дигән Бөтенроссия конкурсының әле беренче тапкыр гына уздырылуы икән. Тик шулай да инде анда 8 меңнән артык кеше катнашырга заявка җибәргән инде. Анда 18 яшьтән узган һәркем катнаша ала. Алар арасында иң өлкәненә  67 яшь икән.
Болар хакында бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

              Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ