«Кышка бик борчылып кергән идек»

Бүген ТР Министрлар Кабинетында язгы чәчүгә багышланган брифинг узды. Чәчү барышы тулаем канәгатьләнерлек, һәр район үз эшен белә, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

– Көз бик коры килү сәбәпле, кышка бик борчылып кергән идек, яз сөендерде, – диде ул. – Техник яктан республика тулысынча тәэмин ителгән.

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий