Лилия Муллагалиеваның бәйгесендә катнашыгыз

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева @lilia_mul, инстаграмдагы үз битендә бәйге оештырып, «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылу бүләк итә.
Киләчәк буынны – үз балаларыбызны сау-сәламәт, акыллы, тәүфикълы, зыялы итеп үстерүдә әти-әниләрнең ярдәмчесе һәм терәге булган басмага язылып өлгермәгән булсагыз, тизрәк дустыбыз – бар яктан да булган ханым, дүрт бала әнисе Лилия битенә керегез һәм бәхетегезне сынап карагыз.

Анда катнашу шартлары бик җиңел:
— @lilia_mul, @enilar.babilar @gaile_mektep, @ra_tatmedia аккаунтларына язылыгыз;
— @lilia_mul битендә бәйге игълан ителгән пост астына «Әниләр һәм бәбиләр»гә багышлап дүртьюллык языгыз;
— гаилә, балалар, мәктәп темасы якын булган 2 дустыгызны билгеләгез.

Бәйге 6 майга кадәр дәвам итә. 7 майда Лилия ханым оригиналь 5 шигырьне үзе сайлап алачак һәм аларның авторларына «Гаилә һәм мәктәп»кә киләсе яртыеллыкка язылу бүләк итәчәк.

Добавить комментарий