Логотип Магариф уку
Цитата:

М.Шәймиев укытучылар фестивалендә катнашты

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев X Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты. Фестиваль бу көннәрне Алабугада уза. Чарага  Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык мөгалл...

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев X Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты. Фестиваль бу көннәрне Алабугада уза. Чарага  Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык мөгаллим килгән. 
Ачылыш тантанасының дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Татьяна Ларионова бар иде, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.
Фестиваль башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев, Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов “Мәгариф” милли проекты кысаларында тематик күргәзмә белән танышты.
Минтимер Шәймиев фестивальдә катнашучы укытучылар өчен лекция укыды. Ул барлык педагогларга балаларны кайгыртулары, шулай булгач безнең киләчәгебезне дә кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
«Мәктәп укытучылары фестивален сез унынчы ел уздырасыз инде, мин мондый очрашуларны дәвам итәргә кирәк дип саныйм һәм без фестивальгә ярдәм итәчәкбез»,- диде ул.
Татарстан Дәүләт киңәшчесе мәктәптә укыган елларда аларны Алабуга институтын тәмамлаган укытучылар укытканын искә алды.

Фото:  shaimiev.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ