Мәдәни мирасыбыз саклауга мохтаҗ

Тарихыбыз гаять бай, үз тарихыбызны без бүгенгәчә сакланып калган мәдәни ядкарьләребез аша күзаллыйбыз. Әйтик, республикабыз территориясендә генә дә 1663 бина мәдәни мирас объектларының федераль реестрына кертелгән. Шуларның күбесе меңьяшәр тарихлы мәркәзебез Казанда: барысы 589 бина. Аларның 137 се – федераль, 379 ы – төбәк, 73 е җирле әһәмияткә ия. Мәдәни мирасыбыз тагын да ишлерәк булган булыр иде, заманында аларны саклауга тиешенчә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән булсак. Казанның үзендә генә дә аның меңьеллык юбилеена әзерлек барышында күпме тарихи объектлар юк ителде, җимерелде. Тукаебыз белән бәйле «Болгар» кунакханәсе бинасын җир өстеннән себереп түгеп, килбәтсез кыяфәтле кунакханә төзеп куюлары үзе гыйбрәт түгелмени?! Мәркәзебезнең Тукай мәйданында да шыксыз «Кольцо» сәүдә үзәге бинасы төзегән булып, шәһәр үзәгенең тарихи картинасын бөтенләй бозып куйдылар. Югыйсә, шулай ук меңьеллыгы билгеләп үтелгән Алабуга каласында борынгы биналарның берсенә дә зыян салмадылар, реконструкция ясап, һәркайсына заманча төсмер-кыяфәт бирелде.

Үткән эшкә – салават, дигәндәй, моңарчы җибәрелгән хата-ялгышларны кабат җибәрмәсәк иде. Башкала үзәген заманчалатабыз дип, тарихи биналарны юк итеп, биек-биек йортлар, сәүдә үзәкләре төзеп куярга акчасын жәлләмәүче хәсрәт инвесторлар табылып тора. Казан каласында кабат мондый аяныч хәлләрне булдырмас өчен быел ике норматив-хокукый акт эшләнде һәм кабул ителде. Аларның берсе – Татарстан Министрлар Кабинетының «Казан шәһәрендә мәдәни мирас объектларын саклау зоналары чикләрен раслау турында»гы карары, икенчесе – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының «Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән Казан Кремле ансамбленең федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты буларак саклану зонасы чикләрен билгеләү турында»гы боерыгы. Әлеге ике документ мәдәни мирас объектларын саклау тәртибенә нинди таләпләр куя һәм үзгәрешләр кертә? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Николаевич җитәкчелегендәге бер төркем спикерлар әнә шул сорауларга ачыклык керттеләр.

Фото: ИА «Татар-информ»
Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий