Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф йолдызлары» җиңүчеләре билгеле!

Бүген, һич икеләнмичә, бәйге үз максатына иреште, укытучы һөнәренә һәм мәктәпләргә игътибарны арттыру, үрнәк укытучылар һәм мәктәпләр эшчәнлеген яктыртуда күпмедер дәрәҗәдә үз эшен эшләде дип әйтә ала...

Бүген, һич икеләнмичә, бәйге үз максатына иреште, укытучы һөнәренә һәм мәктәпләргә игътибарны арттыру, үрнәк укытучылар һәм мәктәпләр эшчәнлеген яктыртуда күпмедер дәрәҗәдә үз эшен эшләде дип әйтә алабыз. Барлыгы 200 дән артык хат алдык. Иң беренче нәүбәттә, бәйгене дәррәү килеп күтәреп алган укучыларыбызның шулай күп булуы шатландырды, моның өчен һәр катнашучыга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Аеруча Казан шәһәре, Арча, Кайбыч, Нурлат, Алабуга, Буа, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Кукмара районнары активлык күрсәтте. Нәрсә сөендерә, кулына каләм алган һәркем үзен укытып чыгарган, аң-белем биргән мәктәбенә, тормыш юлында өлге була алган укытучыларына рәхмәтле.
Җиңүчеләр бәйгенең шарты нигезендә “Минем мәктәбем” һәм “Кадерле остазым” номинацияләре буенча билгеләнде. Дөресен әйтергә кирәк, урыннар билгеләү бәхәссез генә булмады. Гран-при бирелмәде. “Минем мәктәбем” номинациясендә I урынны Казан шәһәре Яңа Савин районының 23нче мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Вадим ТИМОФЕЕВ яулады. Икенче баскычта - Нурлат районы, Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә ӘҺЛИУЛЛИНА. Аларның һәр икесе язмасын “Минем мәктәбем” дип атаган. Балык Бистәсенең Шомбат урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Энҗе КӘРИМУЛЛИНА “Шомбат мәктәбе - сыйфат гарантиясе” дигән язмасы белән беренче өчлекне тәмамлады.
“Кадерле остазым” номинациясендә жюри башкалардан шактый аерылып торган ике эшне генә билгеләп үтәргә булды. Шулай итеп, I-II урыннар гына билгеләнде. Бөгелмә шәһәренең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Инсаф ЮНЫСОВ (“Укытучым – якты йолдызым”) һәм Әтнә районының Күңгәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия ГАЛИЕВА (“Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...”) язмалары иң лаеклылар дип табылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
(Бәйге нәтиҗәләре турында тулырак журнал битләрендә танышып булачак.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ