«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларын Яңа ел белән котлыйлар!
Хөрмәтле «Мәгариф»,«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер...
Хөрмәтле «Мәгариф»,«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре!
Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Яңа ел һәммәбезнең өметләрен акласын, тормышыбызга муллык, йортларыбызга иминлек, һәркемгә бәхет китерсен. Аның һәр көне тормыш дәфтәренә матур сәхифә булып язылсын. Сезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. Тормыш дәфтәрегезгә бүгенге минутларда иң изге, хәерле теләкләр язылсын, хезмәттәшлегебез киләчәктә дә озын булсын. Яңа еллар мөбарәк булсын! Яңа ел яңа изге гамәлләр, истәлекле матур вакыйгалар белән башлансын, күңел түрендә йөрткән хыялларыбыз чынга ашсын! Бәйрәм белән! Яңа ел белән Сезне!
Хөрмәт белән , Арча мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Габдулаҗан кызы
Комментарийлар