«Мәгариф»кә дәрес җибәрү өчен темалар

«Мәгариф» журналы хезмәткәрләре Казанга республикабыз мәктәпләреннән белем күтәрергә җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. Чара Ф.Аитова исемендәге татар телле 12 нче гимназиядә узды. Бу уку йорты 1993 елда республикада беренчеләрдән булып, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяви оешмасы теләктәшлеге белән кызлар гимназиясе буларак ачыла. Мәктәп бинасы 250 балага исәпләнгән булса да, бүгенге көндә анда биш йөзгә якын кыз бала белем ала. Гимназия белән РФ нең мактаулы мәгариф хезмәткәре Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова җитәкчелек итә.

Очрашу барышында ике яклап та, кызыклы һәм файдалы чыгышлар ясалды, урынлы фикерләр яңгырады. Әлбәттә, мөгаллимнәрне иң кызыксындырганы: “Журналда бастырып чыгарырдай дәрес эшкәртмәсе нинди булырга тиеш? Нинди темалар актуаль?” кебек сорауларга җавап ишетү иде. Бу турыда инде без һәрбер очрашуда сөйләп торабыз, сайтта да язабыз. Тагын бер кат искә төшереп китсәк, комачау итмәс.Беренчедән, заманча татар теле һәм әдәбияты дәресләре нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеген ачыклап китик.

1. Билгеле булганча, заманча дәрес ФДББСна нигезләнеп төзелә һәм аның үзәгендә шәхес, ягъни укучы тора. Шуңа бәйле укытучының төп бурычы булып укучының шәхесен үстерү, үсешкә бәйле планлаштырылган нәтиҗәләрне билгеләү, балаларда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә теләк уяту сорала.

2. Максатларның анык һәм дәрескә туры килерлек итеп куелуы мөһим.

3. Дәрес структурасы дөрес итеп төзелергә, этаплар төгәл билгеләнергә, эш төрләре яшь үзенчәлегенә нигезләнеп сайланырга тиеш.

4. «Тапталмаган», уңышлы тема сайлау да әһәмиятле роль уйный.

Журналда бастырырга җибәрелгән дәресләрнең күбесе инде күп тапкырлар чыккан темаларга языла. Алар арасында әдәбияттан һәм әдәби укудан Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил, А.Гыйләҗев иҗатларын өйрәнүгә

багышланган дәресләр, татар теленнән исем, сыйфат, фигыль заманнарына, төрле хәреф һәм авазларны үзләштерүгә бәйле эшкәртмәләр күп килә.

Икенчедән, стилистик якка, кабатлауларга, җөмлә төзелешләренә игътибар итү кирәк. Шулай ук, аерата басым ясап әйтәсе килә: текстны комьютерда җыйганда грамматик һәм техник яктан дөрес итеп җыярга кирәк. Грамматик нәрсә икәне аңлашыла, ә техник яктан – интервалларны дөрес куярга. Күп кенә авторлар сүздән соң интервал калдыра, аннары нокта яки башка тыныш билгесе куя.

Шулай ук, «Мәгариф» журналында материал басылып чыксын өчен, сайланган тема уникаль һәм кызыклы булырга, дәрес эшкәртмәсе башында аннотация бирелергә тиеш. Язма башка басма нәшриятларда басылмаган, интернет сайтларга куелмаган, күчерелмәгән булуы мәҗбүри.

Татар теле һәм әдәбиятыннан актуаль, журналда моңа кадәр басылмаган темалар:

• Татар телендә сүз басымы

• Сүз ясагыч кушымчалар

• Бер тамырга берничә төр кушымча ялгану. Татар һәм рус телләрендәге сүзләргә кушымчалар ялгау

• Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

• Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

• Иҗек калыплары

• Сүз басымы

• Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

• Кулланылу составы буенча татар теленең сүзлек составы. Искергән сүзләр

• Фразеологизмнар. Фразеологик әйтелмәләрнең бер телдән икенче телгә тәрҗемә ителүе

• Сүз ясагыч кушымчалар

• Саннарның исемләшүе

• Саннарның ясалышы

• Сан төркемчәләре

• Рәвешләрнең ясалышы

• Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре

• Хәл фигыльнең төрләре

• Хәл фигыльнең дәрәҗә белән төрләнеше

• Бер составлы җөмләләр (исем, фигыль, сүз җөмләләр)

• Иярченле кушма җөмләләр

• Күп иярченле кушма җөмләләр

• Катнаш кушма җөмләләр

• Катлаулы кушма җөмләләр

Әдәбият

• Ш.Галиев әсәрләре. Баллада жанры

• Тыныч ил сагында. М.Мәһдиев “Фронтовиклар” әсәреннән өзек

• Х.Туфан “И минем җандай кадерле…”

• Ә.Еники “Кем җырлады?”

• Г.Әпсәләмов “Миңа 19 яшь иде”

• И.Гази “Йолдызлы малай”

• Ф.Садриев “Бәхетсезләр бәхете”

• Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

• Т.Миңнуллин “Моңлы бер җыр”

• Ш.Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге” драмасы

• 19–20 гасырлар әдәбияты: Г.Исхакый, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Г.Ибраһимов, Г.Кутуй, Г.Колахмәтов, К.Тинчурин, Н.Фәттах иҗатлары, Г.Камал “Бүләк өчен”, Ф.Әмирхан “Хәят” (Язмышмы әллә ялгышмы?), М.Фәйзи “Галиябану” (Бүгенге көн Галиябануы нинди?), Ш.Бабич “Кандала”, Һ.Такташ шигырьләре һәм поэмалары, М.Хәбибуллин “Кубрат хан”.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий