«Мәгариф»нең баш мөхәррир урынбасарының юбилее

Хөрмәтле Расиха Габделбәровна!

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы исеменнән Сезне гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Без Сезне чын татар хатын-кызына хас иң күркәм сыйфатларны үзегезгә мулдан җыйган, һәр кылган гамәлегез белән гомер юлларын бизәп, эштән тәм, тормыштан ямь табып яшәүче кеше дип беләбез.

Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер, сүнмәс яшәү дәрте телибез. Балаларыгыз, туганнарыгыз янәшәсендә, аларның ихтирамын, игътибарын тоеп, аларга терәк булып, муллыкта яшәргә язсын Сезгә! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

One thought on “«Мәгариф»нең баш мөхәррир урынбасарының юбилее

  1. Туган коне белэн Расиха апаны! Безнен очен бик урнэк кешелэрнен берсе! Исэнлек-саулык, сэлэмэтлек!

Добавить комментарий