Мәктәп директоры — Язучылар берлегендә

Язучылар берлеге һәм республика балалар китапханәсе үткәргән «Яраткан язучыма хат» бәйгесен йомгаклау чарасында Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арслановага Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булуын раслый торган таныклык тапшырылды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз! Иҗат чишмәләрегез саекмасын, Рәхимә Минвәлиевна!

Добавить комментарий