Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпнең 50 нче чыгарылышы   

Авылыбызда хөррият мәктәбе тарихы 1918 елга ук барып тоташа. Нәкъ шул елны авылыбызда беренче совет мәктәбе ачыла.Быел мәктәбебез бер юбилей белән бәйле. 1969 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп (сиг...

Авылыбызда хөррият мәктәбе тарихы 1918 елга ук барып тоташа. Нәкъ шул елны авылыбызда беренче совет мәктәбе ачыла.
Быел мәктәбебез бер юбилей белән бәйле. 1969 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп (сигезьеллык) статусында йөргән Урта Кирмән мәктәбе  шушы елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Димәк, быел – 2020 елда мәктәбебезнең беренче чыгарылыш укучыларын чыгарганына 50 ел булды. Егермешәр укучыдан торган «А» һәм «Б» сыйныфлары була ул. «А классында – Урта Кирмән, Арташ, Кече Кирмән авыллары, ә «Б» классында Түбән Яке һәм Югары Яке укучылары тупланган була. 1969 елның 1 сентябрендә әле мәктәбебез тулы булмаган урта мәктәп була. Шуңа күрә бу укучылар укуны Түбән Ушмы урта мәктәбендә укырга тиеш була. Аларны, машина кузовына төяп, шунда илтеп куялар. Барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителеп беткәч, сентябрь ахырында гына Урта Кирмән тулы булмаган урта мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Түбән Ушмыга җибәрелгән әлеге укучылар шатлыгының иге-чиге булмый: аларга үз авылларына кайтып уку насыйп булды бит!

Мәктәп тарихында беренче тапкыр оешкан IX сыйныфларга класс җитәкчеләре итеп Гөлчирә Миңлебай кызы Гатина белән Фәридә Минһаҗ кызы Шәриповалар билгеләнә. Ул гына да түгел, бу классларга инде бер ел алдан сигезенче сыйныфны бетереп, укуларын һөнәр училищеларында дәвам итә башлаган укучылар да кайтып кушыла. Яшь категорияләре төрле булган укучылардан туплана әлеге сыйныфлар. Мәктәпнең статусы үзгәргәч, укытучылар коллективы да яңара, яңа укытучылар китертелә. Башка авыл укучылары өчен интернат ачыла. Мәктәп директоры Әлфәт Гаян улы Рәфыйков кул астында тырыш коллектив туплана. Гөлфирә Бариевна – химия (ни кызганыч, кайберләренең фамилияләрен тиз генә хәтеремә төшерә алмадым), Сәйдә Кашаповна (Түбән Сон) – математика, Әнисә Касыймовна (Әгерҗе) – татар теле, Гөлфәридә Минһаҗ кызы Шәрипова (Минзәлә) белән  Иван Андреевич Васильевлар – физика, Шура Зиннур кызы Рәфыйкова белән Зәйтүнә Шәмсетдин кызы Сабировалар – татар теле, Гөлчирә Миңлебай кызы Гатина – тарих, Хангәрәй Сәет улы Сәетов – физика, Хуҗи Әүхәди улы Шәяхмәтов –рәсем һәм сызым, Гайшә ханым Васыйлова хезмәт дәресләре алып бара. Шушы һәм башка укытучылар Урта Кирмән урта мәктәбенең данын югары күтәрә.

1970 елда беренче чыгарылыш булган 17 яшьлек егетләр һәм кызлар –бүген инде үзләре дә 70 яшькә якынлашып килүче өлкән апа-абыйлар. Алар, мәктәбебезне уңышлы тәмамлап, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшкә урнашып, районыбыз, республикабыз өчен тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктылар.
Хәзер заманалар тагы да башкача. Быелгы 50 нче чыгарылышта мәктәпне нибары ике укучы тәмамлый: Урта Кирмәннән Назлыгөл Хәсәншина белән Кече Кирмәннән Гөлинә Фәрхуллиналар. Имтиханнары да моннан 50 ел элек булгандагы белән чагыштырганда җир белән күк арасы кебек. Укыту программалары да яңача. Мәктәп үзе дә башка инде хәзер. Укытучылар коллективы да – яңа буын. Тик миссия генә бер: укучыларга тәрбия һәм төпле белем бирү. Мәктәбебез бүген дә әлеге кыйбласыннан тайпылмый.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ