Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә – Хәтер линейкасы

Бүген – Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын и...

Бүген – Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90 нан артык ил кушыла. Холокост инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән «ут белән юк итү» дигәнне аңлата.

Шушы уңайдан мәктәбебездә театральләштерелгән рәвештә Холокост корбаннарын искә алу чарасы уздырылды. Тарих укытучысы әзерләгән бу чарада, укучылардан алып мәктәп директорына кадәр кешелек тарихында тиңе булмаган әлеге трагедик вакыйгаларны гәүдәләндерергә тырыштылар. Үлем лагерьлары тоткыннары ролендә чыгыш ясаучы укучылар тоткыннар кичергән газапларны тетрәндергеч итеп сөйләп бирделәр. Үлемгә дучар ителгәнче, көндәлек алып барган яһүд кызы  Анна Франк ролендә көндәлекнең кайбер битләре белән таныштырган Әдилә яһүдләргә каршы кабул ителгән карарларның никадәр кешелексез булуы турында сөйләде. Яндыру мичләренә озатылганчы, кешеләрнең чәчләрен кисеп алу, кыйммәтле әйберләрен, алтын тешләрен каерып алулар турында ишетү беркемне дә битараф калдырмагандыр. Инде онытылып барган «Бухенвальд набаты» җырын грамъязмада тыңлау Хәтер линейкасында катнашучыларны нык тәэсирләндерде.
Мәктәп директоры Гөлназ Искандарова кайгы шигырен укый          
Әлеге чара мондый ерткычлыкларның, Холокост кебек мәхшәрнең кабат кабатланмавына, Җир йөзендә тынычлыкка ирешүгә чакыру булып яңгырасын иде. Корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алып, Хәтер линейкасы тәмамланды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ