Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә – уен мәйданчыгы

Әле кайчан гына яңа уку елын башлап җибәргән идек. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз, ата-аналар күңеленнән узган уку елының соңгы чирегендәге сыман өйдә ябылып укырга калмабызмы дигән шик-шөбһәләр өермәсе...

Әле кайчан гына яңа уку елын башлап җибәргән идек. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз, ата-аналар күңеленнән узган уку елының соңгы чирегендәге сыман өйдә ябылып укырга калмабызмы дигән шик-шөбһәләр өермәсе һич кенә дә китеп тормады. Тырыштык-тырмаштык, сакландык, мәктәбебездә чирек дәвамында көн дә кыңгырау чыңы, укучыларыбызның шат авазлары яңгырап торды. Чөнки санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешенә зур игътибар бирдек. Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан керткән керем хисабына 50 мең сумлык дезинфекцияләү чаралары, һаваны зарарсызландыру аппараты, санитайзерлар алдык. Нәтиҗәдә, 1 нче чирекне массакүләм авыручылар булмыйча, уңышлы гына тәмамладык.
Мәктәбебездә берничә ел рәттән инде «Туган мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенә кушылган элеккеге укучыларыбыз ярдәмендә төзекләндерү эшләре алып барабыз. Быел көзге айларның матур килүеннән файдаланып, авылдашыбыз – эшмәкәр Ринат Гатиятуллинның матди булышлыгы белән мәктәпкәчә балалар төркеме өчен 110 мең сумлык уен мәйданчыгы ясадык.
Көзге каникулларда исә бездә башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Бүгенге көндә бу чарага әзерлек эшләре алып барабыз.
Дамир НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ