Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш мәктәпкә мохтаҗ

Соңгы вакытта Казан тирәсе бистәләрендә яшәүчеләр, үзләрендә мәктәп булмаудан зарланып, беркадәр шау-шу куптарып алды-алуын. Зарлары бик тә урынлы. Башкалабыздагы 125 мәктәптә укучылар саны тиешледән...

Соңгы вакытта Казан тирәсе бистәләрендә яшәүчеләр, үзләрендә мәктәп булмаудан зарланып, беркадәр шау-шу куптарып алды-алуын. Зарлары бик тә урынлы. Башкалабыздагы 125 мәктәптә укучылар саны тиешледән күбрәк. Нәтиҗәдә аларда дәресләрне ике сменада укытырга мәҗбүрләр. Әгәр дә инде икенче смена оештырмыйча гына балаларга белем бирик дисәк, Казан мәктәпләрендә тагын 31100 укучы урыны булдырырга кирәк, ди. Хәзерге вакытта бигрәк тә «Яңа Горки», «Арт Сити», «Зөбәрҗәтле шәһәр» («Изумрудный город»), «МЧС», «Кояшлы шәһәр» торак комплекларында мәктәпләрнең җитмәве үзен нык сиздерә.
Мәктәпләрдә урын кысанлыгы бер Казанда гына түгел, хәтта Мамадыш кебек бәләкәйрәк калаларда да сизелә. Чөнки 240 еллык тарихы булган, үз заманында бөек рус язучысы Лев Толстойны да сокланып хозурланырга мәҗбүр иткән Мамадыш елдан-ел үсә, зурая. Яңа микрорайоннар пәйда була.
Мамадышның үзендә бүгенге көндә дүрт урта мәктәп бар. Академик К.Вәлиев исемен йөрткән 2 нче лицейда меңгә якын бала укыса, калган өчесенең һәркайсында укучылар саны 500 дән артык. Бигрәк тә каланың «Көньяк» бистәсендә мәктәпне зурайту кирәклеге үзен нык сиздерә. Бу бистәдәге 4 нче урта мәктәптә дәресләрне ике сменада укытырга мәҗбүрләр. Бүгенге көндә мәктәпнең 164 укучысы икенче сменада укый. Бу – мәктәптәге һәр өченче бала дигән сүз. Шуны искә алып, якын киләчәктә бу мәктәпкә 150 укучыга исәпләнгән янкорма төзү күздә тотыла. Шулай ук быел әлеге мәктәпнең спорт залын зурайту, янәшәсендә ябык футбол манежы төзү хәстәрен дә күрәчәкләр.
Ә Мамадышнын «Төньяк» бистәсендә исә 2022 елда 360 урынга исәпләнгән мәктәп-балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
                     Таһир САБИРҖАНОВ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ