Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның хикмәтле мари мәктәбе

Мамадыш районы болай да үзенчәлекле төбәк инде ул: территориясе ягыннан республикабызның иң зур районы булуы өстенә, татар белән рустан тыш, удмурт, керәшен татарлары һәм дә ... мари халкыннан гына то...

Мамадыш районы болай да үзенчәлекле төбәк инде ул: территориясе ягыннан республикабызның иң зур районы булуы өстенә, татар белән рустан тыш, удмурт, керәшен татарлары һәм дә ... мари халкыннан гына торган салалары да шактый аның. Әйтик, бу юлы юлыбыз төшкән Зур Шыя дигән мари авылы үзе генә дә Гришкино, Каргалы, Иске Черкас кебек мари, Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Шүләнгер, Вахит, Ямаш дигән татар, Яңа Черкас, Малмыжка, Яковка сыман рус, Пойкино дигән удмурт, Җөри, Дүсмәт, Комазан башы ише керәшен татарлары авыллары куенына сыенган. Беренче карашка, мондый да телләр, милләтләр чуарлыгы булган төбәктә туган телеңнән мәхрүм калуга дучар ителүең дә гаҗәп түгел. Ә менә Зур Шыя марилары, үз туган телләрен су урынына эчүдән тыш, татарчасын да шактый әйбәт сукалый, русчасы хакында әйткән дә юк инде. Олысыннан алып кечесенә чаклы шулай. Мари телен мәктәптә унбер ел уку мөмкинлекләре бар. Атнасына өч сәгать. Әле телләр тирәсендә ыгы-зыгы туганчы, Шыяның мари балалары атнасына берәр сәгать татар теле дә укыган булган. Тик хәзер өстәгеләр фәрманы белән мари мәктәбендә татар теле дәресләрен... кискәннәр һәм ул сәгатьне рус теле укытуга биргәннәр. Татарстанда икенче дәүләт телен ипи-тозлык кына булса да белү мари баласына тормышта үз урынын табарга комачаулар идеме?! Югыйсә, әле моннан берничә ел элек кенә, Зур Шыя мәктәбендә татар теле укытылган чакта, мари милләтеннән булган Николай Горбунов дигән укучылары татар теле буенча республика олимпиасында призер булып танылган. Бүген исә Николай КФУда физика-математика укытучысы белгечлегенә укый.
Зур Шыя мәктәбен хикмәтле мари мәктәбе, дидек. Чыннан да, бу шулай. Бердән, Мамадыш районында мари телендә дә гомуми урта белем бирүче бердәнбер этномәдәни мәктәп ул. Икенчедән, 31 генә укучысы булса да, күпләрне көнләштерерлек эшләр башкарырга сәләтле 14 мөгаллимнән торган педагогик коллектив. Шулай булмаса, 2,5 гектар мәйдандагы мәктәп яны участогын әкияти табигать могҗизасына әверелдерә алырлар идемени!? Карлыгыны, чиясе, кура җиләге дисеңме?... Сырганак куакларын да болан кыяфәтендә үстергәннәр. Суган, помидор, кыяр, бәрәңге кишәрлекләрендә ник бер чүп үләне булсын. Үзләрен кыш буена җитәрлек витаминлы яшелчә белән тәэмин итүдән тыш, әле күпмесен әле авыл халкына сатачаклар, Мамадышка ярминкәләргә дә алып барачаклар.
Үз гомеремдә күпме мәктәптә йөреп тә, мәктәп территориясеннән инеш агып торганын очратканым юк иде әле. Ә менә Зур Шыя мәктәбенең үз елгачыгы да бар. Быелгыдай явымлы елда шактый гына мул сулы икән үзе.
Авылдаш каһарманнары истәлегенә салынган обилеск та мәктәп бинасы янәшәсендә үк. Зур Шыя мәктәбенең шактый зур үз теплицалары да бар. Әле шактый еллар үзләрендә куян фермасы да тоткан булганнар. Саный китсәң, Зур Шыя мәктәбе мариларының мондый хикмәтле эш-гамәлләре шактыйга җыела. Ә алар турында тулырак «Мәгариф» журналының сентябрь санындагы язмадан укып белерсез.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ