Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов «Авыл укытучысы»н хуплады

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенә йомгак ясалды. «Мәгариф» журналы тарихында беренче тапкыр җиңүчеләрне Дәүләт Советында  кабул иттеләр. Мөгаллимнәр белән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов...

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенә йомгак ясалды. «Мәгариф» журналы тарихында беренче тапкыр җиңүчеләрне Дәүләт Советында  кабул иттеләр. Мөгаллимнәр белән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов очрашты. 
Зур бинаның Кече залында бүген 100гә якын укытучы җыелды. Шуларның унысы «Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең финалистлары. Марат Әхмәтов мөгаллимнәрне сәламләп, үзенең мәктәп еллары турында сөйләп китте: «Беренче укытучым әнием иде. Мин аңа авыр хезмәтендә ярдәм иттем. Ул елларны сыйныфларда балалар күп иде. Дәфтәрләрне икәүләшеп тикшердек. Киләчәктә дә иҗади эзләнеп, илгә игелекле хезмәт итеп, язмышыгызга тугрылыклы булып хезмәт итегез», - диде ул.
Солтан Исхаков фотосы
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән «Земский учитель»/«Авыл укытучысы» федераль проекты ролен ассызыклады һәм алты ел дәверендә «Мәгариф» журналы оештырып килгән бәйгене хуплап чыкты. «Өметсезлеккә бирелә күрмәгез, әле авылның дәрәҗәле киләчәге — алда. Мәгарифнең үсеше өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Бик күп проектлар турында да үзегез хәбәрдар», - диде Марат Готыф улы.
Журналыбызның баш мөхәррире Сөмбел Таишева редакциянең укытучылар белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде: «Авыл укытучысы» бәйгесе 2014 елда редакция тырышлыгы белән барлыкка килде. Быел ул алтынчы тапкыр оештырылды. Бу еллар эчендә үз көчләрен ике меңнән артык укытучы сынап карады. Бәйгегә старт февраль аенда ук бирелә. Мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын Казан федераль университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре бәяли».
«Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Зөлфия Минзөфәр кызы Хисамова танылды.
II урында – Сǝмигуллин Таһир Фида улы, Арча районы Яңа Кенǝр урта мǝктǝбе физика укытучысы.
III урында – Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы, Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы; Мусина Ләйсәния Зәки кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Рафикова Рәисә Кәлимулла кызы, Кама Тамагы урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы
“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә – Сәйфуллина Мөнирә Мөнир кызы, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы
“Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Кәлимуллин Айрат Азат улы, Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
“Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Закирова Асия Шәүкәт кызы, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең биология-химия укытучысы
“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә – Пашина Лариса Владимеровна, Спас районы Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
“Традицияләргә тугрылык” номинациясендә – Мөхәрләмова Ленуза Гыйльмулла кызы, Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Марат Әхмәтов мөгаллимнәргә чәчәк бәйләмнәре, Диплом һәм сертификатлар тапшырды.
Дәүләт Советы фойесында бүген «Мәгариф йолдызлары»  дип аталган фотолар күргәзмәсе эшли башлады. Анда төрле елларда журналның геройлары булган  мәгариф хезмәткәрләренең портретлары урын алды.
Айгөл ЮНЫСОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ