Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. Биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала. 7 март көне эш бер сәгатькә кыскара.