Логотип Магариф уку
Цитата:

Математика патшалыгы илчесе ул

Татарстан мәгариф системасында 32600 укытучы мөгаллимлек итә. Шуларның 12 меңнән артыгы авыл җирендә эшли. Шунысын да искәртик: республикабыздагы укытучыларның уртача яше 47 яшь икән. Мөгаен, шулардан...

Татарстан мәгариф системасында 32600 укытучы мөгаллимлек итә. Шуларның 12 меңнән артыгы авыл җирендә эшли. Шунысын да искәртик: республикабыздагы укытучыларның уртача яше 47 яшь икән. Мөгаен, шулардан иң-иң яхшылары журналыбыз оештырган «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесендә үз көчен, педагогик осталыгын күрсәтергә, дәлилләргә җөрьәт иткәндер дә. Шундыйларның иң бәхетлесе – үтә дә җитди һөнәри осталык бәйгесендә II урынга лаек дип табылган Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Ирек кызы Хәсәнова. Гадәттә, математика, физика, информатика кебек төгәл фәннәр укытучыларына, «кыскалыкта – осталык» принцибыннан чыгып, эссе ише иҗади эшләрне артык хискә бирелмичә язу хас. Ә менә ни хикмәт: Гүзәл ханымның «Авыл укытучысы – 2020» конкурсының I этабына юллаган язмасы үзенең эчкерсезлеге, ихласлыгы, һәр сүзнең тәмен тоеп язылуы белән хәтта күпчелек тел һәм әдәбият укытучыларын да көнләштерерлек иде. Аның эссесы белән танышканда, яшьлегендә филолог белгечлегенә укып, туган телебезгә кизәнүләр башлангач, һөнәри кыйбласын математикага алыштырмадымы икән дигән уй да күңелемнән йөгереп узды. Тагын шунысы да үзенчәлекле: бу этапта ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан мәгарифебез өлкәсендәге бөек шәхесләргә багышланырга тиешле эссесын Гүзәл ханым Хәсәнова газиз әтисе Ирек Хәким улы Шакировка атап язган һәм аны «Әтием – мәгарифебез солтаны» дип исемләгән иде.

Конкурсыбызның II – III этапларына тәкъдим иткән «Өчпочмаклар охшашлыгының практик кулланылышы», «Шкалалар һәм координаталар» дигән темаларга дәрес эшкәртмәләре аша да укытучының математика кебек катлаулы фән дәресләрен ни дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм математик төшенчәләрне бала үз күңеленә сеңдерердәй итеп уздырганын бик тә ачык тоемлыйсың. Дәрес эшкәртмәсен кәгазьгә төшерү – бер хәл, ә аны мәртәбәле жюри каршысында һәм дә үзенчәлекле 40–50 яшьлек «V сыйныф укучылары»на бирү – бөтенләй башка. Ә Гүзәл ханым Хәсәнова исә бу юлы да үзен чын мөгаллимә-остаз – тумыштан ук математика укытучысы булуын исбатлап күрсәтә алды.
– Үзем белән таныштыруны туган ягым – Биектау районы Олы Кавал авылы, туган мәктәбем хакында сөйләүдән башласам, бик тә урынлы булыр дип саныйм. Авылыбыз табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында урнашкан. Заманында җир эрозиясенә каршы көрәшеп, авылдашларыбыз тырышлыгы белән тирә-
ягыбыз табигатенә үзгә ямь өстәлгән: бик күп каен, чыршы агачлары утыртылган, ясалма сулыклар барлыкка китерелгән. 1999 елда Олы Кавал авылы биләмәләрендә 6 мең гектар мәйданда Россиядә бердәнбер «Чулпан» туфрак ландшафт тыюлыгы оештырыла. Урнашуы белән башкалабыз Казаннан ерак булмавы да ял итәргә килүчеләргә яхшы шартлар тудыра. Авылыбызда тәмле сулы чишмәләр дә күп. Халкы да бик тату һәм бердәм. 
Мәктәбебезгә килгәндә, аның гасыр ярымнан артык тарихы бар. Үзенчәлеге шунда: безнең укытучылар коллективына иҗадилык, яңалыкка омтылу хас. Традицион укыту алымнары белән беррәттән, заманча технологияләр дә безнең өчен ят түгел: нәтиҗәдә, алардан уңышлы куллану мәктәбебезгә иң яхшылар рәтендә булырга мөмкинлек бирә. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән «Ел мәктәбе», «Матур мәктәп» бәйгеләрендә I урынны алуыбыз, инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыруа торган мәктәпләр арасындагы бәйгедә җиңеп, 1 млн сумлык грантка ия булуыбыз – моның ачык дәлиле. Болар исәбенә мәктәбебезнең матди-техник базасы ныгытылды, укучыларга заманча сыйфатлы белем бирү мөмкинлеге тудырылды. Шуның өстенә безнең мәктәптә хезмәт тәрбиясенә дә нык игътибар бирелә. «Дәрестән тыш мәктәп» бәйгесендә грант отып, трактор алу мөмкинлегенә ия булдык.
– Үзегез һәм педагогик эшчәнлегегез белән журнал укучыларыбызны кыскача таныштырып китсәгез иде.
– Мин 1974 елның 25 февралендә Биектау районы Олы Кавал авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1991 елны туган авылымдагы урта мәктәпне тәмамладым. Шул ук елны Казан дәүләт педагогика институтының математика бүлегенә укырга кердем. Аны 1996 елда тәмамлап, үзем укыган мәктәпкә математика укытучысы булып кайттым. Мәктәптә эшли башлавыма быел 24 ел булды.
Иптәшем Илфат белән ике ул үстерәбез. Хәзерге вакытта олы улым Ринат армия сафларында – Севастополь шәһәрендә Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Аның белән горурланабыз. Кече улыбыз Рифат I сыйныфта укый.

– Авыл мәктәбе шартларында заманча математика дәресен ничек күз алдына китерәсез? Математика укытучысы буларак, педагогик осталыгыгызны үстерү, камилләштерү өчен нинди мөмкинлекләрдән файдаланасыз һәм моның өчен районыгызда шартлар җитәрлек дип саныйсызмы?
– Авыл мәктәбендә дә шул ук бердәм программа буенча укытыла. Анда белем алуның уңай яклары да бар дип уйлыйм. Сыйныфта укучылар саны аз булу сәбәпле, укытуда һәр укучыга индивидуаль якын килеп була. Авыл укытучысы, дәрестән соң да калып, имтиханнарга әзерләү өстендә эшли ала. Дәресләрне заманча үткәрергә тырышабыз. Заманадан артта калып булмый.
К.Д.Ушинский әйткәнчә, «укытучы үзе белем өстәп торган вакытта гына укытучы була. Укуыннан туктаса, ул укытучы булуыннан да туктый». Педагогик осталыкны үстерү һәм камилләштерү өчен, өч ел саен белемне күтәрү курсларында укыйбыз. Теләгән кешегә Интернетта да махсус курслар бар.
Биектау районы җитәкчеләре сыйфатлы белем бирү һәм укытучыларның белемен күтәрү турында кайгыртып яши дип әйтергә була. Методик берләшмәләр укытучыга һәрьяклап ярдәм итә, төрле семинар-диспутлар үткәрә. Ачык дәресләр биреп тә тәҗрибәләр уртаклашабыз. Кирәк булса, укытучыны махсус курсларга да җибәрәләр.
– Сезнеңчә, һәр бала математика кебек төгәл фәнне үзләштерүгә сәләтлеме? Укучыларда математикага кызыксыну уяту максатыннан нинди укыту алымнарыннан файдаланасыз?
– Математиканы юкка гына фәннәр патшасы димиләр. Һәр балада азмы-күпме дәрәҗәдә һәр фәнгә сәләт бар дип уйлыйм. Уйлап табучы галим Эдисон: «Уңышның 10 проценты гына – талант, 90 проценты – тырышлык», – дигән бит. Математикага кызыксыну уятыр өчен, өйрәнелгән материалны тормыш белән бәйләргә тырышам. Иң авыр үзләштерүче укучы да, исәпләүне тормыш белән бәйләгәч, кызыксынып укый башлый. Шуңа да уку программасындагы стандарт мисаллардан тыш, математик мәсьәләләр чишү өчен, һәр дәресемдә тормыштан да мисаллар китерәм. Математика дәресләрендә бирелгән теоретик белемне тормышта ничегрәк кулланып булганлыгын төрле мисаллар аша укучыларга төшендерергә тырышам. Дәресләремдә күбрәк проблемалы укыту, уен, информацион-компьютер, проект технологияләрен кулланам. Бу мөмкинлекләрне кулланырга мәктәбебезнең матди-техник базасы җитәрлек дип саныйм.
– Авыл мәктәбендә эшләүнең нинди өстенлекләре һәм кыенлыклары бар? Хәзерге заман укучысы Сез үзегез мәктәп укучысы булган балалардан кай яклары белән аерыла?
– Өстенлекле яклары – авыл укучыларының тәртипле, әти-әниләренең дә укытучыларга уңай мөнәсәбәттә булулары. Авыл мәктәбендә белем бирүнең дә уңай һәм тискәре яклары бар дип уйлыйм.
1986–2014 елларда мәктәбебез урта мәктәп статусында иде әле. Мин эшли башлаган 1996 елда бездә укучылар саны 95 иде. Хәзер исә нибары 29 гына.
Укучылар саны аз булу, бер яктан, дәресләр үткәрү өчен җайлы булса да, икенче яктан, уңайсызрак та. Аз балалы сыйныфларда дәрес үткәрү күңелсезрәк. Фән олимпиадалары өчен укучы сайлап алу мөмкинлекләре дә чикле.
Хәзерге заман укучылары без укыган чордагы укучылардан нык аерыла. Безнең заманда һәр укучы китап укый, мәгълүматны үзе эзләп таба иде. Ә хәзерге заман баласы аны Интернет челтәреннән бер-ике төймәгә генә басып таба, шуңа күрә мондый эшнең кыйммәте юк, ул аны тиз оныта.

– Сез математика фәнен татар телендә укытасыз. Төгәл фәннәрне татарча укытуның белем сыйфатына тискәре йогынтысын сизәсезме?
– Һич кенә дә юк. Укучыга ана телендә фикер йөртергә җайлырактыр да әле. Иң мөһиме: белем бирүнең сыйфаты булырга тиеш. Моңа ачык дәлилләр дә бар. Узган ел дүрт фәннән 399 балл җыйган Казандагы 2 нче татар гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Рамил Баһавиев та: «Ана телендә БДИ бирү миңа булышты гына», – дип юкка гына әйтмәде бит. Быел Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбе укучысы Алинә Гыйләҗева шулай ук химиядән 100 балл алуга иреште.
Гомумән, телгә килгәндә, бүгенге көндә татар теленә карата булган үксез караш нык борчый мине. Хәтта авылда кеп-кечкенә балалар да русча сөйләшеп йөри. Шәһәр балаларын әйтмим дә инде. Бер караганда, русча белү яхшыдыр инде анысы. Тик татар авылында бит бу! Болай барсак, туган телебезне киләчәктә нинди язмыш көтә? Бөтенләй юкка чыкмасмы икән ул? Минемчә, мондый күренеш татар теле дәресләре кыскартылган чордан башланды. Президентыбыз әйткәнчә: «Телебез – халкыбызның уртак байлыгы һәм мирасы, рухи яктан берләштерә торган көч». Без аны киләчәк буыннарга исән-имин тапшырырга тиешбез.
– Математикадан бар укучының да төп йомгаклау аттестациясе үтүе, бердәм дәүләт имтиханы тапшыруына Сезнең мөнәсәбәтегез? Ә, бәлки, аны быелгыча X сыйныфта укуын дәвам иттерергә йә мәктәптән соң югары уку йортларында укырга җыенучыларга гына тапшыруны гамәлгә кертергәдер? Болай итсәң, БДИ тапшырмаган укучыларда ничек укысаң да ярый, барыбер аттестат биреп чыгарачаклар дип укуга карата кызыксынулары кимемәсме?
– Белемне имтихан бирер өчен түгел, тормышта кулланырга кирәк булган өчен алырга кирәк. Бары шул вакытта гына укучыда белем базасы була. Имтихан өчен укыса, ул аны сынау бирүнең икенче көнендә үк онытырга мөмкин. Ә инде имтиханны бирергәме, юкмы дигәндә, әлбәттә, бирергә, чөнки имтихан укучыларның белемен тәртипкә сала. Бәлки, аның формасын үзгәртергәдер?
– Дөньядагы бик күп һөнәрләр арасыннан укытучы һөнәрен сайлап алгансыз. Сезгә кем этәргеч бирде? Әгәр дә яшьлегегезгә кайтып, кабаттан һөнәр сайларга туры килсә, укытучы булыр идегезме?
– Бала вакытта мин фигуралы шуучы булырга хыялландым. Зәңгәр экраннардан спорт осталарының матурлык тудыра алуларына гашыйк идем. Бу – минем балачак хыялым булып калды. Спортка әле дә гашыйкмын. Ә инде укытучы һөнәрен сайлауга иң беренче чиратта әти-әнием этәргеч бирде. Алда әйткәнемчә, мин укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Гаиләдә без биш бала үстек. Бишебез дә укытучы һөнәрен алдык. Әтием Ирек 46 ел гомерен яшь буынга физкультура, тарих фәннәреннән белем бирүгә багышлады. Озак еллар мәктәп яны тәҗрибә бакчасын җитәкләде. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирде, җиргә мәхәббәт тәрбияләде. Бик тә кече күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Кызганыч, әтием арабыздан иртәрәк китте. Әнием Илисә 35 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул – бик тә белемле, туры сүзле, гадел кеше. Әнием – әле дә безгә киңәшче, иптәш. Гөлназ апам Казандагы 82 нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары. Сеңлем Зилә шул ук мәктәптә инглиз теленнән белем бирә. Абыем Радик белән энем Рафис, хезмәт юлларын укытучы һөнәреннән башласалар да, икенче юлдан китәргә мәҗбүр булдылар. Абыем – Казан шәһәре эчке эшләр бүлегендә өлкән хезмәткәр, ә энем Казандагы «Алиди-Норд» фирмасында экспедитор булып эшли.
Математика укытучысы булырга теләгем Азат Миңнәхмәт улы Әхмәтовтан күчкәндер дип уйлыйм. Тирән белемле, бик тә абруйлы укытучы, көчле математик иде. Аның дәресендә шаян, шук балалар да тыныч кына утырырлар иде. Бик тә хөрмәт итә идек без аны.
Әйе, әгәр дә яшьлеккә кире кайтып булса, һич икеләнми укытучы һөнәрен сайлар идем, чөнки укучылар белән гел яшәреп йөрисең,
миңа алар белән рәхәт. Укытучы күңеле белән мәңге яшь булып кала.

– «Мәгариф» журналы Сезнең тормышыгызда һәм педагогик эшчәнлегегездә нинди роль уйный? 
– Үземне белә башлаганнан бирле гаиләбез элек – «Совет мәктәбе», соңрак «Мәгариф» журналыннан өзелмәде. Әлбәттә, «Мәгариф» журналы – укытучыларга бик тә файдалы педагогик басма. Анда мәгариф яңалыклары, дәрес һәм дәрестән тыш чаралар эшкәртмәләре, төрле бәйгеләр даими басылып тора. «Мәгариф» журналы – укытучыларның тәҗрибә мәйданы ул. 
– Сез – «Авыл укытучысы – 2020» конкурсы җиңүчеләренең берсе. Бу конкурс педагогик осталыгыгызны арттыруда нәрсәләр бирде? Аны киләчәктә дә уздыру максатка ярашлы дип саныйсызмы? Ни өчен?
– «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесе – ул ярыш кына түгел. Ул – укытучыларның тәҗрибә мәйданчыгы да. Мин бу бәйгедә өченче ел катнашам инде. Финалга быел гына чыга алдым. Төгәл фән укытучысы булсам да, мин эссе язарга өйрәндем дип уйлыйм. Дәрес эшкәртмәләрен төзү осталыгым да артты дип саныйм. Аннары финал өлешендә, дәрес биргәндә, мәртәбәле хөкемдарлар үз киңәшләрен бирделәр, теләкләрен әйттеләр. Ә бу – үсешкә этәргеч дигән сүз. 
Җиңүчеләр исемлегендә фамилиямне күргәч, иңнәремә канат куелгандай булды, үз-үземә ышыныч артты. Әле озак вакытлар бәйгедә алган тәэсирләр белән яшәячәкбез. Әлбәттә, бу бәйгенең киләчәктә дә уздырылуын теләр идем. Насыйп булса, киләчәктә дә катнашырга җыенам. Мәктәбебез укытучылары да бу бәйгедә катнашу теләген белдерделәр.
Таһир Сабирҗанов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ